Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гармун бит ул – татар рухы (1нче кисәк)

Туган телебезне, сәнгатен, мәдәниятен саклау һәм аны үстерү, төрле милләт кешеләрендә, республикада һәм чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләрдә сәнгатькә кызыксыну уяту, сәләтле яшьләрне ачыклау максатыннан уздырылучы бәйгедә шәһәр һәм районның балалар бакчаларында эшләүчеләр һәм тәрбияләнүчеләр, мәктәп укытучылары һәм укучылары катнашты.

Фестиваль «Сәйдәш» мәдәни үзәгенең «Акчарлак» ансамбленә йөрүче гармунчыларның чыгышы белән башланды.
- Бүген монда төрле буын вәкилләре җыелды. Моң ул бервакытта да юкка чыкмаячак. Көй яши икән, димәк, тормыш та дәвам итә. Кем белә, бәлки, биредә булачак композиторлар утыра торгандыр, - дип бәйрәмне ачып җибәрде лицей директоры Светлана Куд­рявцева.
Чынлап та, сүз белән генә әйтеп булмаган хис-кичерешләрне музыка аша һәр йөрәккә үтеп керерлек итеп җиткерергә була. Ә күңел кылларын тибрәтерлек чыгыш­лар, шөкер, күп иде. Фестивальнең исеме «Уйнагыз, гармуннар!» булса да, бәйге киң кырлы. Шуңа да сәхнәдә әле сөйләшә генә башлаган сабыйларны да, урта һәм өлкән буын кешеләрен дә күрдек. Һәммәсе үзенең сәнгатькә булган осталыгын, ул җыр булсынмы, биюме, төрле уен коралларында уйнаумы, күрсәтте.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев