Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гариза язарга соңга калмагыз

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе исегезгә төшерә: балаларга тиешле айлык һәм ай саен бирелә торган акча түләүне сорап, моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгән гаиләләрнең гариза язарга вакыты аз калып бара.

Агымдагы елның 1 октябреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк.

3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле түләүләрне сорап, гаиләләр 30 сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итә ала.
Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша юлларга, күп функцияле үзәк яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тапшырырга була.

Анда гариза язучы һәм түләү тиешле баланың шәхси мәгълүматларыннан тыш, акча күчереләсе кредит оешмасының реквизитлары һәм счет номеры да күрсәтелергә тиеш. Акча башка кеше счетына күчерелми. Өстәмә документлар соралмый.

3 яше тулмаган яисә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларның опекуннары яки попечительләр гаризаны күп функцияле үзәккә яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә барып бирергә тиеш. Гариза белән мөрәҗәгать итүченең шәхесен һәм опекунның вәкаләтен раслау чы докуметлар да кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X