Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гаилә җылысын бирүче йортта

Норлат авылындагы балалар йорты 1942 елның 18 сентябрендә ачылган булган. Шулай итеп, ятим балаларны тәрбияләп үстерүче йорт үзе дә менә 70не тутырды. Туган көнне матур бәйрәм итеп үткәрделәр норлатлылар. Узган елларны искә төшереп, беренче чиратта, бу авыр, әмма изге эшкә гомерен багышлаган ветеран тәрбиячеләргә олы рәхмәт сүзләре җиткерелде анда. Тантанада...

Норлат авылындагы балалар йорты 1942 елның 18 сентябрендә ачылган булган. Шулай итеп, ятим балаларны тәрбияләп үстерүче йорт үзе дә менә 70не тутырды. Туган көнне матур бәйрәм итеп үткәрделәр норлатлылар. Узган елларны искә төшереп, беренче чиратта, бу авыр, әмма изге эшкә гомерен багышлаган ветеран тәрбиячеләргә олы рәхмәт сүзләре җиткерелде анда. Тантанада чыгыш ясаган Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина әйтүенчә, биредә яшәүче нарасыйлар, унбиш-егерме елдан соң, тәрбиячеләренә менә шулай үзләренең рәхмәтләрен белдерсәләр, максатка ирешелгән, дип әйтергә мөмкин. Чыннан да, ятимнәрне урамда калдырмыйча, аякка бастыру өчен, хезмәт итә бу тәрбия йорты.

Һичшиксез, максатка ирешелгән биредә. Мисалга, 1943 елда шушы йортка китерелгән Гөлфәрүз Ганиеваны алыйк. Теркәү журналында 119нчы булып теркәлгән бу балага нибары 3 яшь була ул чагында. Гөлфәрүз ханым, бик дулкынланып, үзенең тормышын бәян итте. Шул елларда эшләгән төнге нянькасына кадәрле хәтерли икән әле ул. Ганиева ике кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерә. Кызлары, югары белем алып, Мәскәүдә төпләнгәннәр, улы исә офицер, армиядә хезмәт итә. Бүгенге көндә дүрт оныгы һәм бер оныкчыгы бар икән инде бәхетле ханымның... Норлат балалар йортында гаилә җылысы тапкан нарасыйның тормышы менә шулай кешечә әйбәт дәвам иткән.
Ә бит йортның үзен илдәге мәгълүм үзгәрешләр какмый калмаган. Шул үзгәрүчән заманда директор булып эшләгән Роза Ягудина һәм аннан соң җаваплылыкны үз өстенә алган, Асия Шәрәфетдинова ул еллардагы авырлыкларны җентекләп сөйләделәр. Балаларга киемнәрен, ямау өстенә ямау салып, кидерергә туры килә иде, дип искә төшерде алар шул вакытта үзәккә үткән юклыкны. Шуңа өстәп, әти-әниләрен югалткан балалар ишәйгән чор бит әле ул. Педагогларның фидакарь тырышлыгы юкка чыкмаган. Мисалга, тантанада катнашкан Руслан Нагеев язмышын күрсәтү дә җитәр, мөгаен. Ул бирегә 1986 елда килә, ун ел укып, урта белем ала һәм аннары Казанда авиация институтын тәмамлый. Руслан җаваплы эштә эшли. Хәзер ул гаиләсе белән Лениногорск шәһәрендә яши, ике кыз бала үстерәләр икән җәмәгате белән. Мондый мисаллар бихисап бездә, дип белдерделәр Норлат йортында хезмәт итүчеләр.
Аллаһка шөкер, хәзерге көндә биредә хәл гел бүтән. Яңа якты бинада яши балалар, спорт һәм сәнгать түгәрәкләре белән шөгыльләнергә исә аерым бина төзелгән. Эшкә өйрәнергә столяр мастерское, яшелчә үстерергә җир кишәрлеге бар аларның. Әлбәттә, иганәчеләр зур ярдәм күрсәтә. Шулар булышлыгы белән балаларның төрле һөнәргә өйрәнүләре дә мөһим бит. Директор Дамир Рәхмәтуллин: «Бала балык сораса, без аңа кармак бирәбез һәм өйрәтәбез!» - дип аңлата биредәге тәрбия принцибын.
Балалар йортын юбилее белән котларга килүчеләр ишле булды. Туган көн бүләк белән дә истә кала бит әле. Ул көнне дә мулдан булды иганәчеләрнең бүләкләре. Әйтик, мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина мебель алырга сертификат бирде. Республика прокуроры урынбасары Артем Ибраһимов суыткычлар белән сөендерде... Мөгаен, бүләкләрнең барысын да санап торуда мәгьнә юктыр. Бәрәкәтен күрсеннәр. Шулай да, тантанада чыгыш ясаган Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов һәм Татарстанның атказанган артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировларны әйтми үтеп булмый. Залда утырган балалар да, бәйрәмгә килгән кунаклар да аларның һәр чыгышын мөкиббән китеп тыңлады. Хәер, балалар йорты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләр үзләре дә кимен куймады. Җыр-бию белән бергә, ятим бала-ларның Ленинградтагы сугыш утыннан чыгып бирегә килүләрен сәхнәләштереп тә күрсәтте алар. Тамашачы өнсез калып карады бу күренешне.
Әйтергә кирәк, туган көн бәйрәме белән котлап сөйләгән кунаклар барысы да биредә тәрбия эшен алып баручыларга зур ихтирам белән карауларын белдерделәр. Чыннан да, матди ягы яхшырса да, балалар йортына китерелгәннәр белән эшләве җиңеләйде дип әйтеп булмый. Әмма тырышлык уңай нәтиҗә бирә. Без XI сыйныфта укучы Юлия Федорова белән танышып, сөйләштек. Ислам динен тотуы белән җәлеп итте ул игътибарыбызны. Тугры юлга басуда биредә эшләгән Зөлфирә Кельдиевага рәхмәтле ул. Шундый чиста дингә минем күзләремне ачты, дип сөйләде Юлия тәрбиячесе турында хөрмәт белән. Юлия җомга көнне, мәчеткә барып, намаз укый икән. Намаз укыгач, күңел җиңеләя, бу дөньяда бәхет барлыгына ышаныч арта, дип уртаклашты кыз бала үзенең намаз укудан туган тәэсирләре белән.
Биредә тәрбияләнгән бала шулай дөрес юлга баса икән, Норлат балалар йортында эшләүчеләргә моның, һичшиксез, савабы булыр.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев