Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гаилә көнендә - сертификат

Гаилә көне уңаеннан, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Гаиләдә бала туу - олы шатлык, шул чакта гына гаилә тулы һәм бәхетле була. Икенче бала туу - икеләтә бәхет. һәрбер ата-ана баласының лаеклы гражданы булып үсүен тели. Үз чиратында, дәүләт күп балалы...


Гаилә көне уңаеннан, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Гаиләдә бала туу - олы шатлык, шул чакта гына гаилә тулы һәм бәхетле була. Икенче бала туу - икеләтә бәхет. һәрбер ата-ана баласының лаеклы гражданы булып үсүен тели. Үз чиратында, дәүләт күп балалы гаиләләрне ана капиталы белән ярдәм итеп тора. Икенче балалары туган, 3 бәхетле гаилә чакырылган иде. Яшел Үзән районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсе вәкиле Л.А.Сапарова әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын чәчкә бәйләме белән тапшырды, аны дөрес куллану тәртибен аңлатты. Ин мөһиме, кечкенә нәниләр ата-аналарны куандырып кына, лаеклы гражданнар булып үссеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев