Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гаилә элекке була алмый

«Яшел Үзән»нең 57нче санында чыккан «Бәхеткә юл чәнечкеле» дигән язма минем дә кулыма каләм алырга сәбәпче булды.

Бер уллары һәм бер кызлары булган гаилә белән күп еллар күршеләр булып яшәдек. Артык дуслашмасак та, җае чыкканда теләп аралаша идек. Аларда килеп чыккан хәл якын тирәдә яшәүчеләрнең берсен дә битараф калдырмады.
Гаилә башлыгы - пөхтә, мәһабәт кыяфәтле ир - күршедә яшәүче хатын-кызларның игътибарында булды. Хатыны, ягымлы, ярдәмчел, тик һаман тормыш мәшәкатьләрендә кайнап аның янында тоныклана иде. Бервакыт ире чираттагы командировкасыннан кире әйләнеп кайтмады. Күршеләр арасында, чибәррәкне тапкан икән, дигән сүзләр йөрде. Бу хатын кисәк кенә сүрелде, картаеп китте, күршеләр белән дә сирәк аралаша башлады. Шулай итеп балалары белән әтисез гаилә булып берничә ел яшәделәр. Бер матур көнне боларның капка төбенә таныш түгел чит ил машинасы килеп туктады. Аннан култыклап бик авыру ирне төшерделәр дә, өйләренә алып кереп киттеләр. Ул - күршебезнең юлдан язган ире булып чыкты! Тик бик каты авыру, яшәү белән үлем арасында иде. Берничә ел яшәгән яшь «нәмәрсәсе»нең бетәшкән «мәхәббәтен» карыйсы килмәгән, машина чакыртып, ташлап киткән гаиләсенә төяп җибәргән. Барлык ярдәме шул булган.
Ә хатыны аны, әлбәттә, кабул итте. Ярты ел тирәсе бала караган кебек карады. Шул арада ул чәчәк аткан кебек үзгәрде, чөнки яңадан тормышының мәгънәсен тапты. «Сатлык җанның» үлемен алар зур кайгы итеп кабул итеп, кадерләп күмделәр, ә мәгъшукасы саубуллашырга да килмәде! Нәрсә әйтәсем килә? Ирләр, сезнең өчен җан атып торган гаиләгезне өч тиенлек мавыгуга алыштырганчы, ахыргы көнегезне уйлагыз! Элекке гаилә булмый, ул бер генә була!
Исемем редакция өчен генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев