Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гагарин кубогына дәгъва итәчәк парлар ачыкланды

Хоккейда чебешләрне көз көне түгел, язын санауларын исбатлар чак җитте - КХЛда регуляр чемпионат төгәлләнде. 24 февральдә Гагарин кубогы өчен көрәш алып барачак 16 команданың исемнәре билгеле булды. Шулай итеп, плей-оффның беренче раундында үзара очрашачак парлар тәгаен ачыкланды. Казанның "Ак Барс" хоккейчыларының хәлиткеч уеннарга чыгачагы сентябрь аенда старт алган сезон...

Хоккейда чебешләрне көз көне түгел, язын санауларын исбатлар чак җитте - КХЛда регуляр чемпионат төгәлләнде. 24 февральдә Гагарин кубогы өчен көрәш алып барачак 16 команданың исемнәре билгеле булды. Шулай итеп, плей-оффның беренче раундында үзара очрашачак парлар тәгаен ачыкланды. Казанның "Ак Барс" хоккейчыларының хәлиткеч уеннарга чыгачагы сентябрь аенда старт алган сезон башында ук шик тудырмаса да, беренче раундтагы көндәш команданы соңгы турдан соң гына белдек.


Без сайламадык, үзләре килеп "капты"

Сезон дәвамында диярлек "Ак Барс" командасының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов, турнир таблицасында кайсы клубның ничәнче баскычта урнашуына игътибар итмәве турында искәртеп килде. Шул рәвешле команда остазы, көндәшләрнең көченә карамыйча, шәкертләренең һәр матчта җиңү нияте белән бозга чыгуларын әйтергә теләде бугай. Регуляр чемпионат азагына якынлаша барган саен Зиннәтулла ага: "Конференциядә беренче урынның плей-оффта өстенлекләре булса да, иң югары баскычта булу мөһим түгел иде. Һәр команда уенга әзерлек белән чыга. Берәүнең дә җиңеләсе килми. Кайсы команданың ничәнче урында булуына игътибар итмибез. Плей-офф - бөтенләй башка уен, анда һәр команда куркыныч тудыра", - дигән фикерне алга сөрде.

Ничек кенә булмасын, "Ак Барс"ның плей-оффтагы көндәше билгеле. Ул - Екатеринбургның "Автомобилист" командасы. Беренче ике уен 28 февраль һәм 1 март көннәрендә Казан бозында уза.

Баш тренерны тыңласак, без сайламадык, ә әлеге команда үзе безгә килеп "капты" булып чыга. Дөреслектә әлеге сүзләрдә хаклык та бар. "Ак Барс" хоккейчылары Көнчыгыш конференциядә лидерлыкны ныгыту белән мәшгуль булганда, турнир таблицасының төбендәге берничә команда, шул исәптән "Автомобилист" та, плей-оффка эләгү өчен соңгы юллама өчен көрәш алып барды. Моный очракта инде беренче урында баручы командадан берничек тә качып котылып булмый. Иң мөһиме: плей-оффка гына эләгү. Киеренке көрәштә менә шундый бәхетле билетны яулап алган "Автомобилист" командасы "Ак Барс"ның беренче көндәше булды да инде.

Көнчыгыш конференциядә беренче урынны яулаган "Ак Барс" һәм чемпионатны сигезенче урында төгәлләгән "Автомобилист"ны 60 матчтан соң 39 очко аерып тора. Саннарга тукталсаң, кайсы команданың фаворит булуы сорау тудырмый кебек. Шулай да плей-офф - статистик мәгълүматларны санга сукмый торган көрәш мәйданы ул. Ләкин кызу көрәш алдыннан саннарны да барламыйча булмый.

Гагарин кубогы өчен көрәшнең беренче раундында ук бер-берсенә туры киләчәкләрен белгәннәр диярсең: "Ак Барс" белән "Автомобилист" быелгы чемпионатта үзара 5 (!) тапкыр очрашты. Әлеге матчларның өчесендә казанлылар өстенлеккә ирешсә, калган икесендә Екатеринбург хоккейчылары җиңү яулады. Димәк, очколар арасындагы "39лы" аерма гына да зур өстенлек турында сөйләми булып чыга.

Лидерлар юк түгел

"Ак Барс" командасыннан күп еллар дәвамында лидер уенчылардан саналган Алексей Морозов белән Данис Зарипов киткәч, "яңа команда" төзеп булмас кебек иде. Төзелде! "Ак Барс"ның бүгенге уенын "саклануга корылган", "кызыксыз" дип тәнкыйтьләүчеләр булса да, чемпионатны конференциядә беренче урында төгәлләү клубтагы хәлнең тотрыклы булуы турында сөйли. Инде тәнкыйтьчеләрнең хаксызлыгын Гагарин кубогы өчен көрәштә генә исбатлыйсы бар.

- "Ак Барс" быел бөтен нәрсәгә дә сәләтле, - дип фикерләре белән уртаклашты казанлыларның элеккеге капитаны Алексей Морозов та. - Хәтта Гагарин кубогын яуласалар да аптырарга кирәкми. Моның өчен нигез бар: тәҗрибәле тренер, плей-оффка яхшы әзерлек һәм көчле состав. Команда яңарса да, Казанда җиңү тәҗрибәсе булган уенчылар да калды. Бер йодрыкка туплансалар, максатларына ирешәчәкләр.

Казанга сезон алдыннан гына килгән хоккейчыларның составка кереп китә алуы, дөрестән дә, сөендерә. Джастин Азеведоны гына алыйк. Быелгы регуляр чемпионатта 50 очко туплап, "Ак Барс"ның лидерына әйләнде ул. Моңа кадәр Казанда чыгыш ясаган чит ил уенчыларыннан - Тони Мортенссон, Раймон Жиру, Яркко Иммонен, Нико Капаненның да регуляр чемпионатта аның кадәр очко туплаганы булмады. Азеведоның узган плей-оффта "Лев" составында иң яхшы һөҗүмче булып танылуын да искә төшерсәк, яхшыга өметләнерлек җирлек күренә. Шунысы да игътибарга лаек: соңгы ике сезонда "Ак Барс" уенчыларыннан 50 очко туплаучы күренмәгән иде. Хәтта Алексей Морозов та Казанда уйнаган соңгы сезонында 38 очко белән генә тукталды.

Телгә алынган лидерларны алмаштырырдай тагын бер хоккейчы - Михаил Варнаковны да әйтеп китү урынлы булыр. "Ак Барс" өчен регуляр чемпионатта 60 матчта да бозга чыгучы бердәнбер уенчы һәм иң күп алка кертүче дә булды ул. Михаил Варнаков исәбендә - 19 алка.

Капкачыларга да тел-теш тидерелек түгел. Узган сезонда тәҗрибәле Константин Барулинның тотрыксызлыгын төзәткән үзебезнең Эмиль Гариповны быел Швеция капкачысы Андрес Нильссон төп составтан "кысрыклап" чыгарган икән, бу урында команда нәтиҗәсен алгы планга куеп фикер йөртергә кирәктер. Чемпионатта 5 матчта капкасын "коры" калдырган Нильссон КХЛның иң ышанычлы өч капкачысы арасына эләкте.

Эмиль Гарипов та үзенең шәхси рекордын яңартты - капка саклаган 16 матчта җиңү яулады. Узган ел капканы ул саклаган 20 уенда команда 13 мәртәбә генә җиңү яулаган иде.

Ике капкачының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, "Ак Барс" капкасына сезон дәвамында барлыгы 115 алка гына кертә алдылар. Бу - КХЛгың быелгы сезонында ЦСКАдан кала икенче күрсәткеч.

Сакчылар да уянды - узган ел ялтырый алмаган Илья Никулин, мәсәлән, 26 очко туплап, команданың иң нәтиҗәле сакчысы булып танылды.

"Ак Барс"ның җиңүләр саны буенча клуб рекордын кабатлавын да әйтеп узарга кирәк: 60 матчта - 40 җиңү. 2008-2009 елда да казанлылар шулкадәр җиңү яулаган иде. Ләкин 56 матчта. Ә ул сезонның ни белән төгәлләнүен барыбыз да хәтерли - Гагарин кубогы "Татарин кубогы"на әйләнгән иде. Бәлки тарих кабатланадыр?!

Көнбатышка карамыйк

Хоккей белгечләре арасында, быел Гагарин кубогын Көнбатыш конференциядә чыгыш ясаган команда яулаячак, дигән фикер күпчелекне тәшкил итә. Регуляр чемпионат нәтиҗәсе буенча өч медальне дә Көнбатышлар яулагач, бизмән тагын да шул якка авыша төште.

Көнбатышта, дөрестән дә, плей-оффның беренче раундында ук кызыклы очрашулар көтә. Безнең күзлектән караганда иң кызыклы очрашу Мәскәүнең "Динамо"сы белән Ярославльдән "Локомотив" командаларының очрашуы булыр, мөгаен. Хәтерләсәгез, узган плей-оффта "Динамо" командасын нәкъ менә "Локомотив" егетләре төшереп калдырган иде бит. Быел регуляр чемпионат азагына якынлаша барган саен "Динамо" клубының генераль директоры Андрей Сафронов беренче очрашуда ук "Локомотив" белән очрашасы килү теләген җиткерде. Шулай булып чыкты да. Димәк, үч кайтару өчен дә кызу көрәш булачак.

ЦСКА белән "Сочи" командалары каршылыгы беренче тапкыр булуы белән кызык булачак. "Сочи" егетләре клуб оешуның беренче сезонында ук плей-оффка чыкса, ЦСКА командасы КХЛда беренче тапкыр гына сезон дәвамында матур уен күрсәтә алды.

Конференциянең ярымфиналында, һичшиксез, Россиянеке булмаган команда чыгыш ясаячагы да күңелле булачак. Чөнки беренче раунда ук Минскиның "Динамо" командасы белән Хельсинкидан "Йокерит" очрашачак. Тагын бер пар - СКА белән "Торпедо" каршылыгыннан ни көтәргә дә белеп булмый. Чөнки СКА - сезон саен фаворит, ләкин Кубок кына яулаганы юк.

Көнбатышта ничек кенә мавыктыргыч уеннар көтелмәсен, Татарстан хоккей сөючеләре өчен Көнчыгыш конференциядәге хәлләр күпкә кызыграк. "Күршеләр"дә көчле командалар никадәр күп булмасын, Гагарин кубогы өчен ахыр чиктә аның берсе генә көч сынашачак бит. Ә финал - бөтенләй башка вакыйга булачак инде ул.

Инде Көнчыгыштагы парларга тукталыйк. "Металлург" (Магнитогорск) белән "Салават Юлаев" арасындагы каршылык иң күп матч бүләк итәр, мөгаен. Чөнки икесенең дә плей-оффта уйнау тәҗрибәсе зур.

"Сибирь" (Новосибирск) - "Трактор" (Чиләбе) - фаразларга ук шикләндерә торган пар. "Сибирь" командасына юкка гына икенче урында урнашмавын исбатларга туры килсә, "Трактор"ны тәҗрибәле клуб булуы өстен итәргә мөмкин.

Конференциядә плей-оффка чыккан бердәнбер чит ил командасы ярымфиналга үтә алырмы? Анысын "Барыс" һәм "Авангард" арасындагы серия төгәлләнгәч белербез.

Кыскасы, старт бирелде. Ә финишка ерак әле...

Белешмә:


КХЛның регуляр чемпионаты нәтиҗәләре буенча Россия чемпионаты медальләренең ияләре ачыкланды. ЦСКА командасы "алтын"лы, СКА "көмеш"ле, ә Мәскәүнең тагын бер клубы - "Динамо" хоккейчылары "бронза"лы булды. Киләсе сезонда Россия хоккей федерациясе медальләрне элеккечә, плей-офф нәтиҗәләре буенча гына ачыклаячак.

Гагарин кубогының беренче раундында очрашачак парлар:

Көнбатыш конференция

Уеннар вакыты - 27, 28 февраль, 2, 3, 5, 7 һәм 9 март.

ЦСКА (Мәскәү) - "Сочи" (Сочи).

СКА (Санкт-Петербург) - "Торпедо" (Түбән Новгород).

"Динамо" (Мәскәү) - "Локомотив" (Ярославль).

"Йокерит" (Хельсинки) - "Динамо" (Минск).


Көнчыгыш конференция

Уеннар вакыты - 28 февраль, 1, 3, 4, 6, 8 һәм 10 март.

"Ак Барс" (Казан) - "Автомобилист" (Екатеринбург).

"Сибирь" (Новосибирск) - "Трактор" (Чиләбе).

"Металлург" (Магнитогорск) - "Салават Юлаев" (Уфа).

"Авангард" (Омск) - "Барыс" (Астана).


Фәрит САЛИХОВ

Материал intertat.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X