Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гадилеге белән гали

Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинның популярлыгын мин гади генә аңлатам: ихлас һәм халыкчан ул. Үзенең белгәннәрен кирәксә-кирәкмәсә күрсәтмәс, күп белүе белән кәпрәймәс. Гадилеге белән гали, диләр андыйлар турында.

Габделхәмит хәзрәт турында сүз әйткәндә, иң беренче чиратта, әлбәттә, төбәгебездә барлык дини конфессияләрнең дус, тату яшәүләре турында әйтергә кирәктер. Тоткан кыйбласы бер булса да, әйләнә-тирәдәгеләрне дә хөрмәт итеп, халкыбызның толерантлыгын ныгытуга үзеннән зур өлеш кертә.
Мин аны әле япь-яшь чагыннан, моннан 25 ел элек шәһәрдә татар балалар бакчасы ачып йөрү идеясе белән янып йөргән чакларыннан ук беләм. Куйган максатларына даими тырыш хезмәте белән ирешә ул. Аллаһка шөкер, мәдрәсә, балалар бакчасы ачуга иреште, шәһәребездә өч мәчет гөрләп эшләп тора. Боларның барысы да аның, хәзергечә әйтсәк, командасының хезмәт җимеше.
Республикабызның күпсанлы дәүләткүләм әһәмиятле дини чаралар еш кына хәзрәтебезнең моңлы итеп Коръән сурәләре укуы белән башланып китә. Беренчедән, бу аның республика гына түгел, бөтен мөселман дөньясында да абруе зур булуын күрсәтә. Аннары догаларны әллә нинди каткан бәгырьләргә дә үтеп керә алырлык үзгә бер мәкам белән укуы белән җәлеп итә, аның моңы барыбызның да күңелен, рухын дәвалый.
Озак еллар республика мөселманнарының абруйлы заты Яшел Үзән халкына дини хезмәт күрсәтә, күпсанлы дәвамчылар әзерли. Аның җитәкчелегендәге район имамнары халкыбызга дөрес дини тәрбия бирү өлкәсендә армый-талмый эшли. Яшел Үзән район җитәкчелеге Габделрәүф улы Габделхәмит эшчәнлеген югары бәяләп, аңа районның Мактаулы гражданы исеме бирү турында карар чыгарды. Габделхәмит хәзрәт әлеге мактаулы исем бирү уңаеннан күпсанлы котлаулар кабул итте. Без дә, «Мөслимәләр» оешмасына кушылып, халкыбызның шушы фидакарь затын олылыйбыз һәм үзебезнең хөрмәтебезне белдерәбез.
Гүзәл Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев