Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фәрит БИКЧӘНТӘЕВ: "Спектакльләр шактый катгый таләпләр буенча сайланды" (фото)

1 июньдә 18 сәгатьтә Казанда Төрки халыкларның XII «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале ачылды. Көндез «Нәүрүз»нең матбугат үзәгендә фестивальне оештыручылар, тәнкыйтьчеләр коллегиясе әгъзалары һәм кунаклар журналистлар белән очрашты.

Төрки халыкларның XII «Нәүрүз» Халыкара театр фестиваленең ачылуына багышланган матбугат очрашуында фестивальнең тәнкыйтьчеләр коллегиясе рәисе, бөтен дөньяда танылган Шекспир белгече Алексей БАРТОШЕВИЧ, фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит БИКЧӘНТӘЕВ һәм фестивальнең тәнкыйтьчеләр коллегиясе әгъзасы, Казахстан вәкиле - профессор, Т. Жургенов исемендәге Казах Милли сәнгать академиясенең театр сәнгате тарихы һәм теориясе кафедрасы мөдире Сания КАБДИЕВА катнашты.

«Бу фестиваль башкаларыннан аерыла, - дип саный Г.Камал театрының баш режиссеры, фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев. - Моңа узган ел узган, театраль вакыйгаларны йолага әверелдерүгә багышланган форум сәбәп булды. Фестиваль форумның дәвамы дип әйтергә мөмкин. Спектакльләр шактый катгый таләпләр буенча сайланды. Кешеләр килеп карый, кул чаба һәм оныта - фестивальнең алай узуын теләмибез. Ул куәтле этәргеч булырга, киләчәк фестиваль һәм форумга үсеш мөмкинлеге бирергә тиеш. «Нәүрүз»нең гомумтеатраль, Россия генә түгел ә Евразия театр проблемалары чишелә торган урынга әверелүен телибез».


Рузия Дәүләтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X