Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фоат Нәҗмиевич булышмый калмас

Вакыт һәрвакыттагыча алга таба чабуын дәвам итә, туктап тормый, аннан заманасы да калышмый, катлаулана, алга бара. Хәзерге заманда кешенең өендә нинди генә техника юк, хәтта авылда да.

Телевидениене алып карасаң да, төрләрен санап бетерерлек түгел. Һәркайсыбызның өендә ничә телевизор тора. Алар да бик катлаулы. Техника булгач, ватылмыйча да тормый. Бөтен информацияне телевизордан алгач, ул ватылса, ике кулсыз калган кебек булабыз. Ә менә телевизорларны төзәтүчеләрне хәзер табып булмый. Дөрес, күрше Чувашиядә бер татар егете шөгыльләнә бу эш белән. Тик аны бик туры китереп булмый. Бу мәкаләне язуымның сәбәбе шунда: Норлат авылында көнкүреш техникасын ремонтлый торган хезмәтне булдырып булмыймы икән. Халык бик рәхмәтле булыр иде. Безнең Идел аръягы зонасында район башлыгының беренче урынбасары Фоат Шәмсиев еш була. Бәлки, ул безгә бу эштә булышлык күрсәтер. Фоат Нәҗмиевич «Яшел Үзән» газетасын укып барадыр дигән ышанычта каласы килә.
Фәндияр Гыйльманов.
Югары Урысбага

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев