Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фоат абый Мөхетдинов:«Карчыкны юксынам!»

Фоат абый Тау Иле авылында иң өлкән яшьтәге кеше. Аңа быел 81 яшь тула. Һәм шушы беренче җөмләбездә дә үк әйтик: авылда иң зур хөрмәткә лаек картларның берсе дә ул. Без олы тормыш юлы узган өлкәннәребезнең һәрберсенә дә ихтирам белән карыйбыз. Урыннары һәрчак түрдә аларның. Шулай да, ир-ат затыннан булганнары...

Фоат абый Тау Иле авылында иң өлкән яшьтәге кеше. Аңа быел 81 яшь тула. Һәм шушы беренче җөмләбездә дә үк әйтик: авылда иң зур хөрмәткә лаек картларның берсе дә ул.
Без олы тормыш юлы узган өлкәннәребезнең һәрберсенә дә ихтирам белән карыйбыз. Урыннары һәрчак түрдә аларның. Шулай да, ир-ат затыннан булганнары белән очрашып гәп корсак, беренче чиратта, аның куйган хезмәтенә игътибар итәбез. Безнең илдә өлкән буын чын-чынлап тырышып эшләп уздырган гомерен. Баер өчен дип түгел, ил өчен дип, аның бәхетле киләчәге өчен дип тир түккәннәр алар. Менә Тау Илендә танышкан Фоат абый да, тормышы турында сөйләүне үтенгәч, үзенең хезмәт юлын бәян итте. Лаеклы ялга чыгар алдыннан ул терлекчелектә эшли, ә аңа хәтле утыз ел дәвамында комбайнда ашлык урып суктыра. Армиядә хезмәт иткәч, Тау Иле егете башта Донбасста шахтер булып эшләп ала әле. Әмма туган ягын сагынып, өч елдан соң авылга кайта һәм колхозга эшкә керә... Ничек эшләдең дигәнгә, Фоат абый, бервакытта да иренмәдем, дип тыйнак кына җавап бирде. Хәер, үз вакытында аның тырыш хезмәте дөрес бәяләнгән: дәрәҗәле оешмалар бүләкләгән Мактау Грамоталары бихисап аның. Ордены да бар. 1973 елдагы уракта 8 мең тонна ашлык урып суктырган өчен Советлар Союзының Кызыл Байрак Ордены белән олылыйлар тырыш комбайнчыны. Бүләкләр арасыннан, «Свияга-3» суыткычы иң истәлеклесе, диде ул.
- Суыткычны алып кайткач Роза бик сөенгән иде, - дип аңлатты Фоат абый.
Роза апа аның тормыш иптәше булган. Кызганычка, мәрхүм инде ул. Унике ел элек мәрхәмәтсез инсульт зәхмәте алып китә аны якты дөньядан. Авыр туфрагы җиңел була күрсен!
Инде байтак вакыт җәмәгатеннән башка ялгызы гына яшәсә дә, оныта алмый икән Роза апаны.
- Нәрсәгә генә кагылсам да, карчык искә төшә. Олыгайгач, бергә сөйләшә-сөйләшә ашыкмый гына чәйләр эчеп утырыр идек, дип хыялланган идек - булмады шул. Гел күз алдымда ул минем, бик юксынам үзен, - диде Фоат абый.
Без аны, кайгысын уртаклашып, тынычландырырга тырыштык. Хәер, тормышта күп күргән өлкән агаебыз безнең сүзләргә мохтаҗ түгел иде кебек. Әлбәттә, хәсрәтләрен оныттырып торырга балалары таяныч бирә аңа. Кызы, малае һәм оныклары кайтып өенә ямь кертә икән. Тормыш иптәше бик тә вакытсыз дөнья куеп күңелен китек итсә дә, ялгыз түгел Фоат абый. Олы яшьтәге кешегә бусы аеруча мөһим.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев