Флюорография кайда узарга?
– Елга бер тапкыр авылга флюорография уздыру өчен машина килә иде.
Соңгы тапкыр безнең авылда узган елның май аенда булдылар. Инде бер елдан артык вакыт узды, ә машина күренми. Авыл халкына кая барырга, 80нән узган карт-карчыкларга нишләргә? Бөтен кеше дә Яшел Үзәнгә бара алмый бит, әле анда да иртә таңнан чират алырга кирәк.
Бакырчыдан укучыгыз.
– Флюорография уздыру машинасы ватылу сәбәпле, районга чыга алмаган иде. Бүгенге көндә машина төзекләндерелде, хәзер графикка үзгәрешләр керде һәм ул яңартыла. Эш элеккеге рәвештә дәвам итәчәк, – дип җавап бирде район дәваханәсе баш табибының гомуми сораулар буенча урынбасары Вера Никифорова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев