Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фирдүс үзенең туган авылында "Тямаев-Фест" оештырды

Нурлат районы Түбән Нурлат авылында танылган җырчы Фирдүс Тямаев "Тямаев-ФЕСТ" дип исемләнгән зур шоу уздырды. "ФЕСТ" сүзенә сәерсенергә кирәкми - Фирдүс егетләре сәхнә тота, дигәнне аңлата ул.

Бәйрәмгә кунаклар Нурлаттан, якын-тирә авыллардан гына түгел, курше Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән дә җыела. Шулай итеп, Түбән Нурлатта күптән юкка чыккан Сабан туе кабат әйләнеп кайта.

Чын мәгънәсендә Сабан туе була бу - җыр һәм күңел ачу бәйрәмендә милли бәйрәмдәге кебек ат чабышлары, милли көрәш һәм башка уеннар да үткәрелә.

Фирдүснең әлеге гамәлен район җитәкчелеге дә хуплый. Бәйрәм вакытында район башлыгы исеменнән аның башлыгы урынбасары халыкны Флюра Ногманова котлый һәм бәйрәм оештыручы - үз өстенә барлык финанс чыгымнарын алган Фирдүс Тямаевка һәм аның дусларына тирән рәхмәтләрен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев