Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фирдүс Тямаев:«Мине бер артист та яратмый!»

Ул эстрадабызга кинәт кенә килеп керде дә тамашачы күңелен яулап та алды. Күңелле җырлары, дәртле биюләре, үзгә булган фамилиясе белән башкалардан аерылып торган Фирдүс Тямаевны халык яратты. Ни дисәң дә, җырчыларның исәпсез-хисапсыз күп булуын исәпкә алсаң, тамашачы күңеленә юл таба алу бик авыр. Фирдүс ноябрьдә Горький исемендәге мәдәни үзәктә ике...

Ул эстрадабызга кинәт кенә килеп керде дә тамашачы күңелен яулап та алды. Күңелле җырлары, дәртле биюләре, үзгә булган фамилиясе белән башкалардан аерылып торган Фирдүс Тямаевны халык яратты.

Ни дисәң дә, җырчыларның исәпсез-хисапсыз күп булуын исәпкә алсаң, тамашачы күңеленә юл таба алу бик авыр. Фирдүс ноябрьдә Горький исемендәге мәдәни үзәктә ике көн шыгрым тулы заллар белән концерт программасын күрсәтте. Икенче концерты алдыннан безгә дә Фирдүснең үзе белән күрешеп, сөйләшергә насыйп булды.
- Татарларга караганда урыслар күбрәк яшәгән Яшел Үзәндә зал җыюы авыр. Сезгә кадәр ике көн тулы заллар белән концерт куйган җырчы булдымы икән, белмим. Тамашачы ни өчен сезне шулай ярата дип уйлыйсыз?
- Бу сорауны миңа журналистлар еш бирә. Ничек дип әйтим инде, үземне мактый алмыйм. Характерым буенча мин кызу кеше. Тормышта ничек, сәхнәдә дә шундый мин, кыланып, ясалма йөз белән йөрергә яратмыйм. Аннан тормышымда да авыр чаклар күп булганга, авыр җырлар җырлыйсым килми. Әти-әни, ялгызлык, ятимлек турында бар, нигездә, күтәренке җырлар, болай да тормышта мәшәкатьтән туйган. Без быел программага 7 җыр өстәдек 14 җыр урынына 21 җыр җырлая­чакбыз. Әле киләсе елда февральдә Уникста булачак концертта «Аллар күрдем - алмадым» җыры да булмаячак.
Бөтенләй төшереп калдыру дөрес булмас иде. Шуңа да элеккеге популяр җырлардан попурри ясарга булдык. Бер җырда гына тукталып булмый бит инде.
- Яңа җырларыгыз элеккегеләре кебек үк тамашачы күңелендә урын табармы соң?
- Анысы Аллаһ кулында, болай 15 җырның 7-8е тамашачыга ошый.
- Берәр җыр белән бик тиз генә танылып, тиз генә юкка чыгучы җырчылар да юк түгел, тамашачыны һәрчак яраттырып тору өчен нишләргә кирәк дип уйлыйсыз?
- Беркемгә дә бу тормышта гарантия юк. Дөресен генә әйткәндә, мин үземне артист дип санамыйм. Мин һаман да авыл баласы, тормышым да авылда. Эстрадага минем әле кергәнем дә юк, менә сентябрьдә башланган концерт туры декабрьнең 26сына кадәр дәвам итә. Бер генә көн дә ял иткән юк. Минем иң курыкканым - акча чире белән йолдыз чиреннән авыру. Болары булмаса, калганы - чүп.
Тулырак язманы "Яшел Үзән" газетасыннан укый аласыз.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев