Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фельдшерыбызны бик яратабыз

Замана алга таба барган саен авыллар да төзекләнә, матурая. Авыл җирендә дә шәһәрдәгедән ким яшәмиләр. Халык туган җиренең һәм суының тәмен белә башлады хәзер. Әмма авылларда эш булмау сәбәпле, халык санының кимүе генә хезмәт күрсәтүче оешмаларның яшәп калу-калмавын кыл өстенә куйды. Күбесе шул халык санына карап берләштерелде дә инде. Ул...

Шуңа карамастан, һәр авылга хезмәт күрсәтелә. Менә шулай Тау Иле авылында яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүче фельдшер Венера Гайнуллинаны авыл халкы бик якын итә. Чөнки кешелекле, ярдәмчел, грамоталы һәм шәфкатьле медицина хезмәткәре ул. Һөнәрен яратканга халык хөрмәтен яулый алган.
- Авылда фельдшер иң кирәкле һөнәр иясе, - дип сөйли Тау Илендә яшәүче Рушания Кадыйрова. - Ул безнең өчен табиб та, шәфкать туташы да, киңәшче дә, хәл белүче дә. Венера ханым кемнең нинди авыру белән интегүен, нинди дару эчүен барысын да яттан белә. Шуңа күрә без аны көтеп алабыз, һәр киңәшен үтәргә тырышабыз. Дөнья булгач, төрле хәлләр була бит, авырырга да туры килә.

Әлфия Зыякаева.

Язманың тулырак вариантын газетаның 64нче саныннан укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X