Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Федераль куркынычсызлык хезмәте генералы Михайлов Казан мәктәбенә һөҗүм иткән вакытта кешеләрнең гамьсезлеген аңлатты

Курку, битарафлык һәм хокук сакчыларына ышанычсызлык – нәкъ менә шуның аркасында үтеп баручыларның берсе дә Казандагы мәктәпкә корал белән барган вакытта һөҗүм иткән Илназ Галәвиевкә игътибар бирмәде, дип белдерде РИА Новости белән әңгәмәдә отставкадагы ФСБ генерал-майоры Александр Михайлов.

Аның сүзләренә караганда, беренчедән, кешеләр курка, икенчедән, күпләр әйләнә-тирәдәгеләргә битараф карый. Өченчедән, хокук саклау органнарына ышанмый.

Михайлов күпләр корал тоткан кешене күреп, аның чын булуына ышанмый һәм аның криминаль ният белән йөридер дип уйлап та карамый.

Хәзер халык «һәркем үзе өчен» дигән фикердә. Өстәвенә, хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм шәхси сак предприятиеләре дә шундый тормыш позициясенә ия, дип ассызыклады Михайлов.

Исегезгә төшерәбез, 11 май иртәсендә Казанның 175-нче номерлы гимназиясендә ату булды. Әлеге белем бирү учреждениесен тәмамлаган 19 яшьлек Илназ Галәвиев 7 укучы һәм 2 укытучыны атып үтерде, тагын 23 кеше хастаханәдә дәвалана. Һөҗүмчене полиция тоткарлаган. Аның рәсми рәвештә теркәлгән коралы була. Тикшерү комитеты ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү турында җинаять эше кузгаткан, максималь санкция – гомерлеккә иректән мәхрүм итү.

Интернет челтәрендә Галәвиев Казан мәктәбендә аткан мылтык рәсеме пәйда булды. Атуны ул шома көпшәле Төрек Hatsan Escort мылтыгыннан ачкан. Мондый мылтык кыска дистанциядә дә югары хәрби көчкә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев