Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фатирларында өч кеше газга агуланган

Бүген иртән Казанда бер гаилә әгъзалары - 1983 елгы хатын-кыз һәм 2014, 2008 елда туган кыз балалар агулану билгеләре белән хастаханәгә озатылган.

Зыян күрүчеләрнең уртача дәрәҗәдә агулануы ачыкланган. Беренчел фаразлар буенча, алар яшәгән Себер трактындагы йорттагы фатирда газ колонкасы төзек булмаган. Шуның аркасында алар газга агуланган.

Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ис­ле газның (уг­ле­род ок­си­ды) гаять куркыныч булуын искәртә. Аның бе­лән агу­ла­ну үлем­гә китерергә дә мөм­кин. Авыл җир­ле­ген­дә мич­не дө­рес як­ма­ган­да, ян­гын ва­кы­тын­да, дви­га­те­ле эш­ләп тор­ган ябык ав­то­мо­биль­дә утыр­ган­да ис­ле газ бе­лән агу­ла­ну оч­рак­ла­ры еш кү­зә­те­лә, дип хәбәр итә intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев