Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фатир мәсьәләсен хәл итәргә теләүчеләргә ипотека алуны кичектермәскә киңәш ителә

2017 елда Россиядә ипотека кредитлары буенча еллык ставкалар 11 процентка төшәргә мөмкин, дип фаразлауларын белдерде Саклык банкы башлыгы Герман Греф Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда.

Бу хакта "РБК" хәбәр итә. Владимир Путин сүзләренчә, процент ставкалары төшүен көтәргә кирәкми, "инфляция процесслары үсеш ала". Герман Греф, үз чиратында, торак бәясе артачагын белдерде.

Чагыштыру өчен, 2016 елның гыйнвар-июнь айларында ипотека буенча еллык уртача ставка 12,99 процент тәшкил иткән. "Ел ахырына кадәр ставкалар төшү, киләсе елда дәүләттән субсидиягә ихтыяҗ булмауга китерер дип өметләнәбез. Агымдагы елның дүртенче кварталында ипотека базары "җанланыр" дип көтәбез", - дип билгеләп үтте Греф.

Фатир мәсьәләсен хәл итәргә теләүчеләргә ипотека буенча ставкаларның 11 процентка төшүен көтәргә кирәкми, хәзер кредит алу өчен уңай вакыт, дип белдерде Путин.

"Сез хаклы", - дип хуплады дәүләт башлыгы сүзләрен Греф.

"Теләсә нинди икътисади процесс ике яклы: ипотека арзан булса, торак бәясе үсә башлый. Шуңа күрә хәзер иң уңай вакыт- ипотека арзан , ә фатирлар бик арзан, дип уйлыйм, - дип ачыклык кертте Греф.

Бүген Үзәк банк 2016 елның беренче ярты елында ипотека кредиты бирү 44 процентка артты дип белдергән иде. 2016 елның гыйнвар-июнь айларында банклар 389,8 мең ипотека торак кредиты биргән. Аның гомуми суммасы 664,5 млрд сум тәшкил иткән.

http://tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X