Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Эзләү” операциясе

3 -5 февральдә Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җинаятьчелләрдән хөкем карарларын үтәтү бүлеге белән берлектә "Эзләү" оператив-профилактик операциясе уздырылган.

-Чараның максаты оператив хәлне тотрыкландыру булды, дип сөйли бу хакта Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре Лилиана Куликова.- Полицейскийлар суд карары буенча хөкем ителеп тә колония-поселениегә барып җитмәгән хөкем ителүчеләрне эзләүне активлаштырды. Нәтиҗәдә дүрт кеше УФСИН территориаль органына китерелде һәм алар аннан сак астында колониягә җибәрелде.

Болардан тыш, операция барышында инспекторлар контрольдән чыккан шартлы рәвештә хөкем ителгән кешеләрнең яшәү урынын да ачыклаганнар. Хокук саклау органнарына хәбәр итмичә яшәү урынын алмаштырган кешеләргә кисәтү ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X