Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эштә үтә һәр көнегез, күңелле ял итегез

Бакырчымы? Бакырчы! Тагын Бакырчы... Әйе шул, Бакырчы.

Ә язарлык булгач, нигә язмаска. Мәсәлән, узган атнада биредә «менә дигән»! итеп оештырылган «Авыл көне» бәйрәме гөрләде.
Ул - бакырчылыларның инде шундый җыеннарны уздыру мәйданына әверелгән, матур итеп бизәлгән, чәчәкләргә күмелгән күл буенда булды. Бәйрәмне авылның имам хатибы Әнәс Закиров:
- Мөселманнар бер урынга җыелгач коръән сүрәләре укымыйча таралышса, бу җыелу хәерлегә булмас, - дип, дога белән ачып җибәрде.
Мондый хәер-фатиха белән башланган «Авыл көне», әлбәттә бик матур узды. Чөнки аны клуб мөдире Миләүшә Сәләхиева чын мәгънәсендә Бакырчы авылы тарихына, аның уңган тырыш халкына, авылдан читтә тормыш итеп туган якларын сагынып яшәүчеләргә багышлап әзерләгән иде. Күреп белмәүчеләргә газетабыз­да басылган язмалары аша танылган Рәйхана апа Зәйнуллина Бакырчы авылының 700 еллык тарихы турында сөйләп, бик күпләргә кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы Сәлимҗан Шәмсиев та үзенең кул астында хезмәт куючы шундый кешеләрне мактамый кала алмады:
- Сезнең белән бергә булу үзе бер куаныч, - диде ул. - Нинди генә эшкә тотынсак та, ахырына җиткерми калган юк, чөнки сез, хөрмәтле бакырчылылар, батыр, тырыш һәм бердәм. Авылны карап, төзекләндереп торуга да ярдәмегез зур. Күлне сез җыйган акчага ясаттык, хәзер менә урамнарны төзәтүгә дә, берничә кешене исәпләмәгәндә, бик тиз матди ярдәм оештырдыгыз. Рәхмәт сезгә!
Үз хезмәткәрләрен бик сирәк җитәкче мактый. Димәк, мактарлык­лары бар!
Бәйрәм шулай җыр-бию, матур сүзләр белән үрелеп барды. «Татар моңы» конкурсы лауреаты Ландыш Хөсәенова, Айгөл Төхвәтуллина, Рөстәм Кадыйровларның җырлары, матур биюләр ямь өстенә ямь өстәде. Шушында туып-үскән драматург Юныс Сафиуллин, мәгариф бүлегендә җитәкче булып эшләгән Фәрит Минһаҗев, шулай ук мәгариф системасында хезмәт итүче Гөлназ Исмәгыйлевалар үзләрен хөрмәт итеп шундый бәйрәмгә чакырулары, онытмаганнары өчен авылдашларына рәхмәт әйтте.
- Бик сагынып кайттым. Урамда очраган балаларның йөз чалымында әти-әниләрен таныдым. Монда барысы да якын һәм кадерле, - дип, туган якларына кайткач ташыган хисләре белән уртаклашты Юныс Сафиуллин.
Бакырчыда мәчет төзелүен ишеткәнсездер. Аны шунда туып үскән бертуган Әлфия белән Рафыйк Бәхтияровлар төзи. Үз кесәләре турында гына кайгыртмыйча, элеккеге зыялылар үрнәгендә, авыл өчен шундый зур һәм хөрмәткә лаек эшләр башкаручы кешеләр, шөкер, бар. Бу изге гамәлләренең кайтавазы булып, аларның исеме авыл тарихында мәңгеләшәчәк.
Гөлнара Вәлиева
Тулыпак - газетаның 53нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X