Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эшсезлек буенча инструкция яки карантинда нишләп кенә бетәргә

Безнең бабаларыбызга дөньяны саклап калу өчен сугышка барырга туры килсә, 2020 елда безгә өйдә утыру да җитә.

Кешелек дөньясының киләчәге өчен өйдән чыкмагыз һәм кулларыгызны юыгыз. Бик җиңел яңгырый, әмма кайберәүләр мәҗбүри изоляцияне авыр кичерә. Авыл җирендә өй тирәсендә генә булса да чыгып кыймылдыйсың, эшнең бетәсе юк. Ә шәһәр фатирларында утыручыларга нишләп кенә бетәргә кирәк соң?

СӘЯХӘТ КЫЛЫГЫЗ
Әлбәттә инде, өйдән чыкмый гына. Хәзерге заманда мондый мөмкинлек бар әле ярый. Дөньяның әллә кайсы почмакларына барып кайтырга була һәм бушлай! Швейцария Альпларындагы тимер юл тоннеле дисеңме, Американың берәр авылында, дисеңме, Канаданың берәр музеендамы – җаның кайсына тели – бер минут һәм син анда! Кайчан вакытыгыз тияр иде әле мондый мәҗбүри ял бирмәсәләр?!

КИНО КАРАГЫЗ
Кинотеатрлар әлегә ябык, әмма шул ук интернет киңлекләрендә җаныгыз теләгән фильмны теләсә күпме тамаша кыла аласыз. Телевизордан яңалыклар карап туйганнарга, эпидемия турында нәфис фильмнар исемлеге тәкъдим итәбез. Аларда сюжет бүгенге яңалыклардагы кебек, ә куелышы күпкә текәрәк!

1. Заражение (2011)
2. Вирус (2013)
3. 12 обезьян (1995)
4. Эпидемия (1995)
5. Третья волна зомби (2017)
6. Война миров Z (2013)
7. Безумие (2012)
8. 28 дней спустя (2002)
9. 28 недель спустя (2007)
10. Бремя (2017)
11. Носители (2009)
12. Поезд в Пусан (2016)
13. Карантин (2008)
14. Нулевой пациент (2018)
15. Судный день (2008)

Тагын ничек вакыт үткәреп була инде? Ялкауланып, иркәләнеп диванда да ауный аласыз, җырлагыз, биегез. Күңелегездә илһам булса, китап язарга утырыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев