Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эшләгән кешегә эш табыла ул

Быелгы көз бигрәк матур килде. Күз алдына китерәсезме: урамда - октябрь, ә бакчада җәй уртасындагы кебек, розалар шау чәчәктә утыра. Бәчеккә килгәч тә, безне Закировларның аллы-гөлле чәчәккә күмелгән өйалды бакчасы каршы алды. Бу гаиләнең гүзәллеккә гашыйк булуын урамнан ук чамаларга була.

Бакчада гына түгел, тәрәз төпләрендә, өй түрендә нинди генә гөлләр юк. Хуҗабикәнең әле үзе белән танышмасак та, бик тә тырыш, гаилә җанлы булуы әллә каян күренеп тора. Бик тә интеллигент, һәр сүзен уйлап кына сөйләүче Марсель абыйны күрүгә башка, иң әүвәл, берәр җитәкчедер бу дигән фикер килде. Белгечлеге буенча агроном булган Марсель абыйга хезмәт юлында җитәкче булырга да, трактор йөртергә дә туры килә. Ике ел авыл Советы рәисе, аннан Бәчектәге крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе була, инде районга инвестор килгәч, юл хуҗалыгы хезмәтенә күчә. Бүгенге көндә 15 көн эштә булса, калган 15 көнен өйдә була. Командировкага китеп йөрүнең уңай һәм тискәре яклары да бар.
- Күпмедер вакыт өйдә булгач, эшсез ятып булмый бит инде, без җир пайларын үзебезгә рәсмиләштердек. Шәхси ярдәмче хуҗалык кредиты белән трактор алдык, сарай төзедек. 5 гектар җир үзебезнеке булса, унбишен арендага алып эшкәртәбез. Арпа, бодай үстердек. Кирәк кешегә саттык. Моннан тыш, кырда бәрәңге дә утырттык. Бәрәңгенең урынын ел саен алыштырып торабыз, шуңа да уңыш әйбәт була. Барысын да трактор белән эшлибез, - дип сөйли Марсель абый.
Без сөйләшкән арада, май кояшы кебек елмаеп, хуҗабикә, Бәчек мәктәбендә белем бирүче укытучы Фәния ханым да кайтып җитте. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән ул, бакча ябылгач, укытучы булып мәктәпкә күчә. Мәктәп биналары да өй артында гына.
Җир эшкәрткәч, мал-туар асрамый мөмкин түгел инде. Ике сыер, ике башмак, өч бозау, тавык-чебеш Закировлар гаиләсе өчен күп түгел. Дүрт баш мөгезле эре терлекләре көтүгә чыга. Моның кадәр малны ничек карап бетерәсез дип соравыма, улларыбыз булыша диләр. Олы уллары Айнур, инде өйләнгән, әтисе белән эшләп йөрсә, кечесе Булат IX сыйныфта укый. Менә кемнәр икән ярдәмче, әти-әнисенең уң куллары! Алар инде акчаның һавадан төшүен түгел, ә тир түгеп, хезмәт белән табылганын кечкенәдән белеп үсә.
Марсель абый белән Фәния апа карап туймаслык матур пар. Нәкъ менә андыйлар турында бер-берсе өчен яратылган диләр. Ярты сүздән, бер караштан ни әйтергә теләгәнен аңлап, бер-берсенә терәк булып яшәүләрен күрү өчен күп кирәкми дә. Елмаеп торуларына күз салу да җитә.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев