Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җенесен алыштырмакчы булган

Казанда җенес алыштыру операциясеннән соң, ир-атны хастаханәгә көчләп алып китәләр. Бу эшкә, хәтта, полиция хезмәткәрләре дә җәлеп ителгән.

Казанның Габишево бистәсендәге вакытлыча яшәп тору фатиры «җенесне алыштыру буенча «операция» ясау урынына» әйләнгән. Ир кеше кулына скальпель алып, җенесенең бер өлешен кисеп ала. Кан күп ага башлагач, казанлы куркып китә һәм табибларны чакырта. Аңа беренче медицина ярдәме күрсәтелә һәм хастаханәгә барырга тәкъдим итәләр, ләкин ир-ат моннан баш тарта.

Нәтиҗәдә, «ашыгыч ярдәм» табибларына аның янына янәдән килергә туры килә. Икенче көнне үк, ир-ат «үз җенесен алыштыру эшен» дәвам итә, һәм яңадан күп кан югалту аркасында табибларны икенчегә чакырта. Бу юлы инде медикларның полициягә мөрәҗәгать итүдән башка чаралары калмый. Эш шунда ки, «мондый авыруны» хастаханәгә госпитализацияләүдән баш тартуына карамастан, алар аны көчләп алып китәргә карар кылалар.

Полиция хезмәткәрләре фатирны карап чыга һәм күп санлы кан эзләреннән тыш, анда төрле хирургия инструментлары табыла. Хокук саклау органнарында хәбәр итүләренчә, бу ир-ат мөстәкыйль рәвештә үз җенесен алыштырырга теләгән, психик яктан проблемалары да бар. Шуңа күрә хирурглар казанлыны хастаханәдән чыгаргач, аны бөтенләй башка табиблар кулына тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Придурок

    2
    X