Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Элвин Грей яшел үзәнлеләргә күрмәгәнне күрсәтте

Яшел Үзәнгә Радик Юлъякшин, ягъни Элвин Грей килә икән дигәч, күпмедер вакыт барыргамы, юкмы икән дип икеләнеп йөрдем. Кызыксынуым җиңде. Менә мин гаиләм белән Горький исемендәге мәдәни үзәкнең концертлар залында.

Тамашачының күпчелеге яшьләр булыр дип уйлаган идем инде. Ялгышмаганмын. Зур шарлар, чәчәк бәйләмнәре тоткан кызларны күргәч, барысы да аңлашылды. Кызлар Элвин иҗатына гашыйк, бәлки, үзенәдер дә. Бу залда татар концертларында еш булам. Әмма моның кадәр көчле энергияне, тавышны, шатлыклы йөзләрне, биеп-җырлап утырган тамашачыны, алкышлар турында әйтмим дә, күргәнем юк иде әле. Монда, кеше ни әйтер дип, бер-береңнән оялып, ятсынып тору юк. Олысы да, кечесе дә, ә алар төрле авыллардан да килгән иде, чын күңеленнән ял итте. Чөнки бу гадәти концерт түгел, ә дискотека иде. Радик берүзе ике сәгатьтән артык тамашачыны күзенә генә каратып торды, җырлары, энергиясе белән дәртләндерде һәм без вакытның ничек узганын сизмәдек тә. Авылдашым Халидә апа Сибгатуллинаны күргәч, шаккатып киттем."Әллә син дә яратасың инде бу җырчыны", - дип сораганымны сизми дә калдым. "Үлеп яратам шул егетне,"- диде ул. Концерт беткәч тә, яшьләр таралышырга ашыкмады. Элвин белән фотога төшү аларның күптәнге хыялы иде бит инде ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев