Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Электрон хезмәтләр җайлы

2015 елның беренче яртыеллыгында татарстанлыларга барлыгы 24,9 миллион электрон хезмәт күрсәтелде. Бу - узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 76 процентка артыграк. Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы сәхифәләрен 116,5 миллион тапкыр караганнар, сайтка керүчеләр саны исә 15 миллионнан артып китә. Иң мөһим күрсәткечләрнең берсе - электрон кабинетлар. Агымдагы елда аларның саны...

2015 елның беренче яртыеллыгында сайт аша түләгән акчаларның гомуми күләме 2,4 миллиард сум тәшкил иткән. Аларның күбесе банк картасы ярдәмендә башкарылган.
Хәзерге вакытта сайтка кереп барлыгы 222 хезмәттән файдалану мөмкинлеге тудырылган. Татарстанлылар арасында торак-коммуналь түләүләре, табибка язылу, ЮХИДИ штрафларын түләү һәм балалар бакчаларына электрон чират кебек хезмәтләр аеруча популяр.

Озын-озын чиратлардан арынып, әлеге портал рәхәтлеген күрүчеләрнең берничәсенең фикере белән танышыгыз:

Айгөл Бәдретдинова (декрет ялында утыра):
- Гаиләбез белән Мирный бистәсендә яшибез. Кызым Илдариягә әле яшь ярым гына. Йөкле вакытта ук әлеге портал буенча балалар бакчасына чиратка язылып куйдык. Узган җомгада «дөнья тәрәзәсен» ачып карасам, безгә «Киләчәк» балалар бакчасына юллама бирелгән! И сөендек инде. Йортыбыз янында гына булган әлеге яңа бакчага барып карап та кайттык - бик матур.

Гүзәл Минһаҗева.

Язманың тулырак вариантын газетаның 58нче саныннан укый аласыз.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев