Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ел саен 500 млн кеше грипп йоктыра

Статистика мәгълүматларына караганда, һәр кеше елына ике тапкыр грипп яки ОРВИ белән авырый. Сер түгел, авыруны булдырмау дәвалауга караганда җиңелрәк. Соңгы вакытта кешеләр профилактик чараларның җитдилеген һәм файдасын аңлый башлады, «үтәр әле» дип йөрү гадәтеннән котыла баралар. Гриппны профилактикалауның 3 төре билгеле. Бу - вакцинация, химиопрофилактика (вируска каршы чаралар) һәм...

Статистика мәгълүматларына караганда, һәр кеше елына ике тапкыр грипп яки ОРВИ белән авырый.
Сер түгел, авыруны булдырмау дәвалауга караганда җиңелрәк. Соңгы вакытта кешеләр профилактик чараларның җитдилеген һәм файдасын аңлый башлады, «үтәр әле» дип йөрү гадәтеннән котыла баралар.
Гриппны профилактикалауның 3 төре билгеле. Бу - вакцинация, химиопрофилактика (вируска каршы чаралар) һәм профилактика. Ягъни шәхси һәм җәмәгать гигиенасын саклау. Иң беренче һәм, мөгаен, төп саклану чарасы - грипп вирусына каршы иммунитет булдыру. Бу вакцинация аша тормышка ашырыла. Вакцина - таркалган вирус кисәкчәләреннән тора. Организмга кергәч, алар иммун җавап тудыра һәм озак вакыт саклана. Прививка ясалган кеше грипп белән зарарланса, эчке иммунитет инфекцияне җиңәчәк. Авыру билгеләре күренсә дә, чир, катлауланмыйча, җиңелрәк узачак. Вакцинацияне грипп эпидемиясе башланырга 2-3 атна алдан ясатырга кирәк. Бу вакытта прививка «эшли башлый» һәм иммунитет барлыкка килә.
Вакцинаны сәламәт кешегә генә ясарга кирәклеген онытмагыз. Әгәр сез прививка яклы түгел икәнсез һәм авыру билгеләре булса, вируска каршы гомуми тәэсир итү препаратларын кулланыгыз. Әлеге дәвалау чаралары иммунитетны ныгытырга, чит вирус кисәкчекләрен җимерергә сәләтле. Даруханәләрдә дарулар күп, әмма кайсын куллану турында табиб белән киңәшергә тәкъдим итәбез. Халык тәҗрибәсеннән дә баш тартмагыз. Табигатьтә табигый фитонцидлар - сарымсак һәм суган бар. Грипп эпидемиясе вакытында көн саен 2-3 тырнак сарымсак ашагыз. Баланың муенына сарымсактан мәрҗән ясап кую яхшы нәтиҗә бирә. Суган ашау да яхшы. Лимон, гөлҗимеш, мүк җиләге, сырганак, тозлы кәбестә, киви, мандарин, апельсин, грейпфрутта витамин бик күп. Шулар нигезендә, витаминлы эчемлекләр (чәй, морс, төнәтмә) ясагыз. Авырып китмәс өчен һәм кешегә йоктырмас өчен нишләргә? Авыру кешеләр белән аралашмаска, авыру белән 1 метр ара калдырып сөйләшергә, маска кияргә, кулны сабынлап юарга, күп кеше җыелган урыннарга йөрмәскә, бинаны даими җилләтергә, пычрак кул белән күз, борын һәм авызга тимәскә, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: гриппка каршы иң яхшы корал, әлбәттә, вакцинация. Ул көз көне, грипп башланганчы үткәрелә. Үз сәламәтлеге турында кайгырткан һәр кеше вакцина ясатырга тиеш. Үз вакытында ясалган прививка гриппка каршы торучанлыкны берничә тапкыр арттыра.
Сәламәтлегегез үз кулыгызда!
Яшел Үзән үзәк район дәваханәсенең эпидемиология бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X