Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Экзитпол нәтиҗәләре: Миңнеханов өчен - 91 процент

Экзитпол нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 13 сентябрьдә Татарстанда узган сайлауларда Президентлыкка кандидатлар арасында 91 процентны Рөстәм Миңнеханов җыйган.

Казан илкүләм тикшеренү технология университетының Дәүләт идарәсе һәм социология кафедрасы мөдире, РФ Сәяси фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Андрей Тузиков аңлатканча, экзитпол - ул сайлау көнендә сайлау участокларыннан кандидатлар өчен тавыш биреп чыккан гади кешеләрнең фикерен белешү. Татарстанда әлеге социологик тикшеренү Президент сайлаулары уңаеннан үткәрелгән - белгечләр 77 сайлау участогында барлыгы 22 мең кешенең фикерен белешкән.

Казан федераль университеты каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм этно-конфессиональ мәсьәләләр буенча Эксперт советы "Иҗтимагый фикер - Татарстан" фонды ярдәмендә республикада халыкның сәяси һәм милли мәсьәләләргә карата фикерен өйрәнү белән соңгы ике-өч елда даими шөгыльләнә.

Экзитпол ысулы буенча сайлау көнендә уздырылган социологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән Андрей Тузиков Татарстанда сәгать кичке 8 тулып, сайлау участоклары ябылгач, Казанда ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәгендә таныштырды.

Әлеге социологик тикшеренү күрсәткәнчә, 5 процент - КПРФ партиясенең Татарстан төбәк бүлеге беренче сәркатибе Хафиз Миргалимовка, 3 процент - "Справедливая Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге советы рәисе Рушания Бильгильдеевага, һәм чак кына 1 проценттан күбрәге - ЛДПР партиясе вәкиле Руслан Юсуповка тавыш бирүен әйткән. "Бердәм Россия" партиясе тәкъдим иткән Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы өчен сайлаучыларның 91 проценты тавыш бирүен белдергән. Сораштыруда катнашучыларның 2,3 проценты үз фикерен ачудан баш тарткан.

- Экзитпол нәтиҗәләре - Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәр буенча санап чыгарган сайлаулар нәтиҗәләре түгел. Бу - халыкның фикерен белешү. Экзитполда Татарстанның 2 шәһәр округы һәм 15 муниципаль районындагы сайлау участокларында теркәлгән сайлаучылар катнашты. Экзитполның нәтиҗәләре көтелгәнчә булды, дияргә мөмкин. Чөнки без август аенда һәм менә сайлаулар алдыннан гына сентябрьдә уздырган социологик тикшеренүләр дә шушы күрсәткечләргә якын тора. Ул чакта да Рөстәм Миңнехановның рейтингы - 82 процентны, Хафиз Миргалимовның - 4,5 процентны, Рушания Бильгильдееваның - 2,7 процентны, Руслан Юсуповның 0,8 процентны тәшкил иткән иде, - дип аңлатты КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, Эксперт советының җаваплы сәркатибе, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X