Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчкәнсең икән, җавап бир

Яшел Үзәндә рульгә исерек килеш утыручыларга карата чын көрәш бара. Үз гомерен генә түгел, башкалар тормышын да куркыныч астына куючыларның һәрберсе халыкка фаш ителә. 28 майда полиция лейтенантлары Д.Барсков һәм А.Копейкиннан торган ДПС экипажы Гоголь урамында баручы кара Ауди хуҗасына туктата. Хокук сакчыларына аның тәртибе шик уята. Рульдә утыручыдан -...

Яшел Үзәндә рульгә исерек килеш утыручыларга карата чын көрәш бара. Үз гомерен генә түгел, башкалар тормышын да куркыныч астына куючыларның һәрберсе халыкка фаш ителә.

28 майда полиция лейтенантлары Д.Барсков һәм А.Копейкиннан торган ДПС экипажы Гоголь урамында баручы кара Ауди хуҗасына туктата. Хокук сакчыларына аның тәртибе шик уята. Рульдә утыручыдан - "Газпром"да эшләүче 1973 елгы яшел үзәнледән аракы исе килә, бите тимгелләнгән, сөйләшүе дә ачык аңлаешлы булмый. Хокук сакчылары ике шаһит алдында алкотектор ярдәмендә аның аек булу-булмавы ачыклау өчен, медицина тикшерүе узарга тәкъдим итә. Әмма машина хуҗасы моннан баш тарта. Машина хуҗасына карата административ материал төзелә, ул судка җибәрелә, машина исә штрафстоянкага куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев