Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр бүлегендә әниләр көне

28 ноябрьдә Халыкара аналар көнен бәйрәм иткәндә эчке эшләр бүлегендә беренче тапкыр шәхси состав киңәшмәсендә хезмәтләрендә әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән хезмәткәрләрнең әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. ТР Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүлек җитәкчесе, юстиция капитаны Илшат Хәялиевнең әнисе - Әлфия Гыйльметдин кызы, оперуполономоченный, полиция капитаны Эдуард Сираҗиевнең әнисе - Антонина...

28 ноябрьдә Халыкара аналар көнен бәйрәм иткәндә эчке эшләр бүлегендә беренче тапкыр шәхси состав киңәшмәсендә хезмәтләрендә әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән хезмәткәрләрнең әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ТР Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүлек җитәкчесе, юстиция капитаны Илшат Хәялиевнең әнисе - Әлфия Гыйльметдин кызы, оперуполономоченный, полиция капитаны Эдуард Сираҗиевнең әнисе - Антонина Петровна, участок оперуполномоченные, полициянең өлкән лейтенанты Владимир Межновның әнисе - Рүзилә Мисбахетдин кызы, кадрлар бүлеге белгече, эчке эшләр лейтенанты Сергей Подсвировның әнисе Любовь Александровна бүләкләнде.

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, эчке эшләр полковнигы Андрей Леухин гомер бүләк иткән, тәрбияләгән, зур тормышка юл күрсәткән аналарның мөһим роле турында сөйләде. Әниләрне котлаганнан соң, Андрей Викторович аналарның олы хезмәтен бәяләп, яшь хезмәткәрләрнең әниләрен ешрак шатландыруларын, чәчәкләр, игътибар һәм мәхәббәт бүләк итүләрен теләде.

Тантаналы өлештән соң кунаклар эчке эшләр музеенда экскурсиядә булды, аннан соң алар өчен чәй табыны да әзерләнде. Әлеге әниләр җитәкчелекнең мондый игътибарына күңелләре булып, аларга олы рәхмәтләрен җиткерде.

Лилиана Куликова,

эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев