Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр бүлегендә батырлык атнасы

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә "Батырлык атнасы" патриотик акциясе узган.

Бүлек җитәкчелеге һәм ветераннар Бөек Ватан сугышында катнашучыларның өйләрендә булып, аларга ашамлык җыелмалары биргән, бәйрәм белән котлаган. Әлеге акция кысасында 200дән артык мәктәп укучысы Яшел Үзән полициясе тарихы музеенда булып, аның бай экспонаты белән танышкан. Милиция ветераннары анда үсеп килүче буынны Ватанны яратырга өндәгән патриотик әңгәмәләр дә алып барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X