Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр бүлегендә 37 җинаять теркәлгән

Шуларның 28е – шәһәрдә, 9ы районда булган. 17 җинаять ачылган, 15е –«кайнар эздән». 2 үтерү,

1 тапкыр кеше сәламәтлегенә зыян салу, 3 талау, 19 урлау, 5 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 факт теркәлгән.

Васильеводагы шифаханә территориясендә, беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 36 яшьлек ир, 46 яшьлек ирнең корсагына пычак кадаган.

Шәһәрнең Хаҗиев урамында билгесез затлар 31 яшьлек ирне кыйнаган. Кабыргалары сынган, пневмоторакс хәлендә ирне дәваханәгә алып килгәннәр.

56 яшьлек хатын-кызны өендә кыйнап, 8 мең акчасын талап алганнар. Моның буенча Волжскида яшәүче 33 яшьлек хатын-кыз шикләнелә.

Билгесез затлар 34 яшьлек яшел үзәнленең артыннан килеп, башына суккан һәм телефонын талап алган. Күп тә үтми аның банк картасыннан 90 мең сум акчасы алынган.

Карамалы Тау–Албаба станциясе юлында 13 юл билгесе эзсез югалган. Моның буенча тикшерү эшләре алып барыла.

44 яшьлек хатын-кыз ялганчылар кармагына эләккән. Нәтиҗәдә, банк картасыннан 28927 сум акчасыннан колак каккан.

48 яшьлек яшел үзәнле сайт игъланы аша 28500 сумга ноутбук сатып алмакчы булган. Кызганычка, игълан урнаштыручылар мошенник булып чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X