Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр бүлегендә 21 җинаять теркәлгән

Шуларның 20се шәһәрдә, 1се районда булган. 9 җинаять ачылган, 4се - «кайнар эздән».

12 урлау, 3 наркотик матдә табу, 6 мошенниклык очраклары теркәлгән.
- Күп туристларның яраткан урыны, Исак авылында урнашкан татар этник музеена бу юлы күрше авыл кешесенең күзе төшә. Кичке сигездән иртәнге тугызга кадәрге вакыт аралыгында ул иркен генә кереп, башта - ата, ә икенче көнне ана тәва кошын урлап чыга. Музей директорына килгән зыян суммасы - 40 мең сум. Бу этлекне элек хөкемдә булган Олы Ачасырда яшәүче берәү кылган. Кошлар Норлат аучылык хуҗалыгында табылган.
- Украина республикасында теркәлгән, Ленин урамында яшәүче 38 яшьлек ирдә порошок матдә салынган полимер пакетлар табылган. Экспертлар нәтиҗәсе бу порошокның наркотик матдә икәнлеген ачыклый.
- Шулай ук Карамалы Тауда яшәүче 40 яшьлек бер ирдән өч шырпы тартмасында яшел төстә матдә табылган, экспертлар марихуана икәнлеген ачыклаган. Шушы ук бистәдә яшәүче ирдә исә алты төргәк марихуана табып алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X