Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр бүлегендә 19 җинаять теркәлгән

Шуларның 16сы шәһәрдә, 3се районда булган. 11 җинаять ачылган, 8е - «кайнар эздән». 1 юлбасарлык, 1 талау, 11 урлау, 2 транспорт урлап китү факты булган.

- Ленин урамында Яшел Үзән заводында эшләүче, Томскида теркәлгән 33 яшьлек ир 36 яшьлек хатынны куркытып, аның 2800 сум акчасын талаган.
- Комаров урамындагы чокырлыкта беркайда да эшләмәүче элек хөкемдә булган 32 яшьлек ир 60 яшьлек ирнең муен чылбырын, сәгатен, ачкычын һәм зажигалкасын талап алган.
- Королев урамындагы кибеттән билгесез зат джемпер урлаган.
- 56 яшьлек ирнең банк картасыннан мобиль банк аша 7600 сум пенсия акчасын алганнар.
- Әйшәдә яшәүче 51 яшьлек ирнең банк картасыннан 1500 сум акчасы алынган. Моны беркайда да эшләмәүче 31 яшьлек ир кылганлыгы ачыкланган.
- Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында ДПС хезмәткәрләре «Фольксваген-Поло» автомобилен туктаткан. Анда тикшерү вакытында сигарет тартмасында наркотик матдә табылган.
- Сәйдәшев урамында тикшерү өчен сатып алу барышында наркотик матдә сатып беркайда да эшләмәүче элек хөкемдә булган 20 яшьлек егет тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X