Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дөньядагы иң өлкән кияү белән кәләш кайда яши?

91 яшьлек Дорин Лаки һәм 103 яшьлек Джордж Кирби, 27 ел дуслашып йөргәннән соң, өйләнешергә карар кылган. Бу хакта "Business Insider" басмасына сылтама белән Lenta.ru хәбәр итә.

Никахлашу тантанасы 13 июньдә Англиянең көньягындагы Истборн шәһәрендә узган. Дорин зәңгәр чәчәкле ак күлмәктән, кияү исә костюм һәм галстуктан булган. Күптән түгел җәрәхәт алу сәбәпле, ул тантанага инвалид коляскасында килгән.

Моңарчы дөньяның иң өлкән кияү белән кәләше исемен француз пары йөртә иде. Алар икесенә бергә 191 ел яшәгән. Ә Дорин белән Джордж аларны бераз уздырган - 194 ел. Яңа өйләнешкән парларның 7 баласы, 15 оныгы һәм 7 торыны бар.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев