Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт торак фонды "Салават Күпере"ндә 340 фатирлы торак йортта төзелеш эшләрен төгәлләде

"Торак һәм шәһәр мохите" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән тагын бер йорт эксплуатациягә кертүгә рөхсәт алды.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән «Салават Купере» торак районында А.Авзалова урамындагы 9 нчы йорт (төзелеш № 3-1) социаль ипотека программасында катнашучылар, программаны финанслаучы предприятие хезмәткәрләре, яшь гаиләләр һәм ятим балалар өчен билгеләнгән.

Йорт 17 катлы, ике подъезд, гомуми торак мәйданы (шулардан: 138 - бер бүлмәле, 168 - ике бүлмәле һәм 34 - өч бүлмәле) 15 мең кв метр тәшкил итә. Барлык фатирлар да әзер - "кер дә яшә", сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны читтән торып санауның автомат системасы белән җиһазландырылган.

Быел Дәүләт торак фонды республика шәһәрләрендә һәм районнарында 4970 фатирлы 130 йорт төзелешен инвестицияләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев