Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт Думасында россиялеләрне торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүдән вакытлыча азат итәргә ТӘКЪДИМ иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов (ЛДПР) россиялеләрне коронавирус инфекция аркасында карантин чаралар вакытында коммуналь түләүләрдән азат итәргә тәкъдим итте, парламентарий тәкъдимен Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушевка юллады.

Хатның күчермәсе РИА Новости карамагында бар.

"Хезмәткәрләргә, керемнәрне кыскартудан тыш, өйдә озак вакыт дәвамында булу аркасында коммуналь хезмәтләр өчен югары исәп рәвешендә өстәмә чыгымнар тотарга туры килә. Күп кенә россиялеләрнең финанс иминлеге моның нәтиҗәсендә шактый зыян күрәчәк. Димәк, коммуналь түләүләрдән азат итү РФ гражданнарына авыр икътисадый хәлдә өлешчә ярдәм итә ала", - диелә хатта.

Парламентарий фикеренчә, мондый чара карантин вакытында инфекция таратуны профилактикалау максатыннан кертелгән махсус режим тәмамланганчы гамәлдә булыр иде. Россиядә пандемия фонында башка илләр белән авиахәбәрләргә һәм чит ил кешеләрен кертүгә кагылышлы чикләү чаралары кертелде. Моннан тыш, кайбер төбәкләрдә, Мәскәүне дә кертеп, укулар туктатылды, массакүләм чаралар тыела, ә эш бирүчеләргә хезмәткәрләрне өйдән эшләүгә күчерергә тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев