Дәүләт Думасында педагогларны Көньяк курортларына җибәрергә тәкъдим итәләр
Моның өчен укытучыларга очсыз сәяхәт итәргә мөмкинлек бирүче «педагогик проездной» кертергә телиләр. Инициатива белән ЛДПРдан Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышев чыгыш ясады.
«Проездной» буенча ялга билет 1 мең сумга төшәчәк.
"Педагогик проездной мәктәп укытучыларына билетларны Россия курортларына кадәр меңәр сумга сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. Калган чыгымнар дәүләт субсидиясе рәвешендә булырга тиеш", - дип билгеләп үтте депутат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев