Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт башлыгы хәбәр иткәнчә, россиялеләрнең гомер озынлыгы - милли проектларның төп күрсәткече ул

Россиядә йөрәк авыруларыннан, туберкулездан һәм юл һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлемнәр саны кими.

Тормыш озынлыгының үсеше милли проектлар уңышының төп күрсәткече булып тора. Бу хакта Владимир Путин ТАССка биргән интервьюсында белдерде, дип яза Татар-информ. 
"Иң төп интегратор - гомер озынлыгы, ул күп факторны чагылдыра", - диде дәүләт башлыгы. 
Шул ук вакытта Путин билгеләп үткәнчә, йөрәк авыруларыннан, туберкулездан һәм аварияләр нәтиҗәсендә үлгән кешеләр саны кими. 
Милли проектлар илебездә 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путинның "май" указы нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар илнең 
«Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» үсеш юнәлешләрен үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев