Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Динсез тәрбия – үзе тәрбиясезлек ул

Соңгы елда үзенең күңелле яңалыклары, казанышлары белән Урысбага авылы дәрәҗәсен нык күтәрде. Август аенда ике атна дәвамында авылның мәдрәсә җирлегендә балалар өчен мөселман лагере эшләде.

Балалар монда ял итү белән бергә гарәп язуын, дөрес итеп Коръән уку, Азан әйтү серләренә төшенделәр. Яшь шәкертләрне Казанның "Гадел" мәчете һәм "Казан нуры" мәчете каршындагы "Шамил" мәдрәсәсе мөгаллим һәм мөгаллимәләре укытты. Биредә Казан, Яшел Үзән шәһәрләре, Урысбага, Бәчек, Ачасыр, Күгәй авылларыннан килгән балалар укыды һәм ял итте. Йомгаклау көнендә исә чын бәйрәм булды. Балалар үзләренең алган белемнәрен күрсәттеләр һәм алар өчен оештырылган Сабан туенда көч сынаштылар: чүлмәк ваттылар, капчык киеп йөгерделәр, кул көрәштерделәр, Азан әйтеп, Коръән укыдылар. Соңыннан һәр кеше тәмле пылау белән сыйланды.

Бу изге эшнең башында үзенең мәрхәмәтле йөрәкле булуы белән күптән билгеле милләтпәрвәр авылдаш Равил Касыйм улы Гарипов аның җәмәгате Лилия ханым тордылар. Балаларны шулай сөендергән өчен Аллаһы тәгаләнең рәхмәте булсын аларга.

Алмаз Шәйхенуров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев