Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дини гыйлем – пәйгамбәрләр калдырган мирас ул

Сүзне Аллаһ Тәгалә илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) әйткәннәрдән башлыйм. «Бишектән ләхеткә кадәр белем таләп итегез», – дигән ул.

Һәм тагын: «Син гыйлем бирүче, кешеләрне гыйлемгә өйрәтүче бул, йә булмаса, гыйлемне өйрәнүче, тыңлау­чы, яратучы кеше бул, башкасы булма, һәлак булырсың», – дигән.

Гыйлем алуның әһәмиятен аңлау өчен шушы бер сүрә дә җитә.

2 июнь көнендә Яшел Үзәннең бик матур, мәһабәт һәм өр-яңа иман йорты – «Әл-Әнгам» мәчетендә шәһәр һәм районның мәктәп укучылары арасында Ислам гыйлеме бәйгесе уздырылды. Мондый форматтагы чара былтыр беренче тапкыр шәһәрнең «Тарихи» мәчетендә була. Оештыручылар аны ел саен уздыруны максат итеп куя. Урыны гына үзгәреп торачак, әмма аңа карап асылы үзгәрмәс, бары тик камилләшер генә, Исламга омтылучылар саны артачак. Бу уңайдан Яшел Үзән муниципаль ра­йоны мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин фикерен җиткерә: «Быелгы бәйге «Әл-Әнгам» мәчетендә яңа шартларда уздырылуы белән үзенчәлекле. Хәзер балалар арасында кызыксыну арта. Белемле шәхесләр үсеп җитсә, эшләребез җиңеләячәк, Аллаһ боерса! Шундый чаралар ярдәмендә изге нәтиҗәләргә ирешергә язсын!»

Бу чараның балаларны яклау көненә багышлануы, әйбәт оештырылуы белән дә күркәм булды: Беренчедән, кызлар һәм малайлар өчен бәйге төрле вакытта һәм аерым уздырылды. Шуңа күрә дулкынланулар күзәтелмәде. Башта аларны тәртип белән теркәделәр, шартларын аңлаттылар. Бәйге «Фикһ нигезләре»нә һәм «Мөхәммәд Пәйгамбәр сирасы» темаларына багышланды. Төп этапта һәр бала бер күзәтүче яисә әти-әнисе катнашында чакырып алынды. Кызлар, мәсәлән, сорауларга җавапны жюри әгъзалары – гарәп теле укытучысы Сәгадәт Гатауллинага һәм КИУның 3нче курс студенты Гөлнара Идиятуллинага бирде. Башкаларга көтеп ялыкмасыннар өчен, мастер-класслар, мультфильм караулар оештырылды. Аларны шулай ук төрле тәм-томлы табын артында чәй белән дә сыйларга онытмадылар. Кыскасы, бу бәйге бәйрәм кебек узды.

Оештыручыларның берсе Дилүс Сысоев сөйләвенчә, алар былтыргы җитешсезлекләрне исәпкә алган, кайбер шартларны үзгәрткән, иганәчеләрне дә арттырган. Шуңа күрә ул катнашучыларның берсенең дә бүләксез калмаячагын белдерде.

– Төп эшне Дилүс Сысоев, Камилә Окатьева, Илдар Нәбиуллиннар башкарды, – дип сөйли «Әл-Әнгам» мәчетенең имам-хатибы Илнур хәзрәт Казаков. – Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте яусын аларга. Без үзебез дә аларга булдыра алганча ярдәм иттек. Балалар өчен мондый чаралар оештыру, аларны кечкенәдән Исламга җәлеп итү кирәк. Бу эштә шәһәр эшмәкәрләре дә катнашырга булды: кемдер акча, кемдер сертификат белән. Хәзерге вакытта мөселманнарда гыйлем алуның мөһимлеген аңлау бар. Мәчет бар, аны тиешенчә кулланырга кирәк. Чөнки мәчет ул намаз укый торган гына урын түгел. Бөтен тормышны мәчет белән бергә алып барырга кирәк.

– Без бу юлы бәйгегә килә алмаганнар өчен дистанцион катнашу мөмкинлеген дә бирдек, – дип сөйли жюри әгъзасы Илдар хәзрәт Нәбиуллин. – Әмма аларга призлы урыннар бирелә алмый. Ул бары катнашкан өчен бүләкләүгә лаек. Аннан соң һәр бала хөкемдарлар янына аерым керә, 20 сорауга җавап бирә һәм билге катнашучы бланкысына куелып бара. Бу беренче этап шарты. Аннан соң шул ук бала икенче этапны уза. Анда да шуның кадәр сорау әзерләнгән.

Мисал өчен шуларның берничәсе: «Нинди намазны елга бер тапкыр укыйлар?», яисә «Ислам тарихында беренче әләм нинди төстә булган?», «Мөхәммәд (с.г.в.) туган ел ничек атала?» һәм башкалар.

Бу конкурста 52 теркәлүченең 38е катнашты һәм куелган максатка ирешелде дип әйтергә була. Чөнки балаларда да, алар белән килгән ата-аналарда зур кызыксыну, дингә һәм остазларга хөрмәт күренеп торды. Конкурсның жюри составы чыгарган нәтиҗәләр буенча урыннар түбәндәгечә:

  • Кечкенә яшьтәге малайлар арасында (6дан алып 10 яшькә кадәр) призерлар: Йосыф Дусматов (11нче мәктәп) һәм Аяз Шәйхуллин (9нчы лицей). Бу категориядә Мусо Исроилов (14нче лицей) җиңүче булды.
  • Өлкән яшьтәгеләрдән призерлар: Сәидали Исмаилов (5нче гимназия), Ибраһим Сәлахов (7нче мәктәп), Илназ Хәсбиев (16нчы мәктәп. Җиңүче – Мөхәммәд Исроилов (14нче мәктәп).
  • Кызлар арасында кечкенәләрдән Мәрьям Хәсбиева (16нчы мәктәп) һәм Зәйнәп Ашимова (5нчегимназия) – призерлар. Әдилә Абдрахманова (Әйшә мәктәбе) – җиңүче.
  • Өлкән кызлар төркемендә призерлар: Әминә Шәйхуллина (9нчы лицей) һәм Нәфисә Җәләлова (16нчы мәктәп). Җиңүче – Рәйхана Хәкимова (16нчы мәктәп).

Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр, сертификатлар тапшырылды. Быел тагын бер яңалык – балалары җиңгән әти-әниләргә дә бүләкләр бирелде. Әгәр әти-ниләр тырышмаса, нәтиҗәсе дә булмас иде. Бәйгедә катнашу үзе бер җиңү, гыйлемгә юлның бер баскычы. Дин юлына бас­кан һәр баланың киләчәктә белемле, акыллы кешеләр буласы һәм җәмгыятьтә үз урыннарын лаеклы табасы көн кебек ачык.

Амин, мондый чаралар дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев