Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ди-джей Алисә кияүгә чыкты

16 май көнне "Татар радиосы" ди-джее Алисә сөйгән яры белән никах укыткан. Хәзер исә яшьләр 6 июньдә булачак туй мәшәкатьләре белән мәшгуль.

Алисәнең мәхәббәт тарихы югары уку йортында укыган чорда башланып киткән. Бер ел дәвамында Таһир исемле егет яшь туташның йөрәгенә ачкычлар эзли һәм нәкъ "Татар Җыры" - 2014 фестивале алдыннан тәкъдим ясый. Яшь парлар никах мәҗлесен Чистай шәһәре "Әнәс" мәчетендә уздырдылар. Алисә үзе Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авыланнан булса да, никах ире Таһир ягында уздырылды. Алисәнең кайнатасы үзенең әтисе Әнәс исеменә багышлап Чистай шәһәрендә "Әнәс" мечетен салдырган, шуңа күрә никах уздыру урыны Чистайда дип билгеләнгән. Мәхер итеп хәләл җефете Алисәгә пар алкалар буләк иткән, дип яза "Татар радиосы" сайты.

Материал туйлар.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев