Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Депутатлыкка кандидатларны теркәү башланды

15 июль көнне Россиянең Үзәк сайлау комитеты "Бердәм Россия" партиясе исемлеген раслады.

Шул моменттан аның бер мандатлы кандидатлары тәүге документ пакетларын төбәк сайлау комиссиясенә тапшыра башлады. Закон бу эшкә 23 июльгә кадәр вакыт бирә. Теркәлү өчен документлар тапшыру процессы ике этапта башкарыла. Тәүге пакетны тапшырганнан соң, бер мандатлы төбәк кандидатлары өч көн дәвамында, барлык агитация чараларын финанаслау өчен махсус сайлау счеты ача. Шуннан соң, 3 августка кадәр, төбәк сайлау комиссиясенә икенче документлар пакетын тапшырыла һәм анда 10 көн дәвамында кандидатларны теркәү турында карар кабул ителә. Шулай итеп, 13 августка Дәүләт Думасына депутатлыкка барлык кандидатларның фамилияләре билгеле булачак.

19 июль көнне Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов "Бердәм Россия" партиясеннән бермандатлы округлар буенча алты кандидат арасыннан беренчеләрдән булып, сайлауларда катнашу өчен документлар пакеты тапшырды.

Хәзерге вакытта 6 бермандатлы сайлау округында 46 кеше депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелгән. Бу төбәкләрнең барысында да 4 парламент партиясе, шулай ук "Коммунисты России" һәм "Родина" фиркаләре үз кандидатларын тәкъдим итте. "Парнас" - 4, "Яблоко" - 3, "Партия пенсионеров за справедливость" партиясе 1 кешене кандидат итеп күрсәткән. 2 кеше үзләрен тәкъдим итеп сайлауга барырга карар кылган.

Шунысын да искәртик: 27 июньдә "Бердәм Россия" федераль съезды республика партия исемлеге буенча - 14, Татарстан бермандатлы округлары буенча 6 депутатлыкка кандидатны раслады. "Бердәм Россия" партиясенең республика исемлеген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде.

19 июль көненә Яшел Үзән муниципаль районы сайлау округлары сайлау комиссиясенә бер кандидат та әлегә документларын тапшырмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев