Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Данир Сабиров мунчада репетиция ясый

Танылган юмор остасы, шоумен, җырчы Данир Сабиров быел Казанның Идел буе районында ике катлы йорт салып, июнь аенда гаиләсе белән шунда күченгән. Рамазан аенда яңа нигезгә өлкәннәрне генә җыеп Коръән ашы укытканнар. Дуслар, туганнар, артистлар исә өй туена чакыралачак, ди Данир.

Билгеле булганча, моңа кадәр Данир гаиләсе белән тормыш иптәшенең әнисендә яшәде. "Тещаның өе юлның теге ягында гына. Фирдүс җырлаган кебек "артта шәһәр, алда авыл", бер-беребездән ерак яшәмибез", - дип сөйләде Данир Сабиров Intertat.ru хәбәрчесенә. Мунчасы исә мәйданы буенча 5х20. Аның хәтта җәйге кафесы да бар, ди. Репетицияләрен дә Данир шунда гына үткәрә икән.


Данир инде дүртенче ел рәттән үзенең төркемен булдырып, үз көенә эшләп йөри. Төркемендә барлыгы 11 кеше, алар арасында биючеләр дә бар. Бию дигәннән, Данир биюгә балачакта өйрәнгән. "Дәресләрдән соң баянга, аннары биюгә, биюдән соң көрәшкә йөри идем. Заманында үз категориямдә Татарстан чемпионы да булдым. Ләкин кулымны сындыргач, көрәштән киттем", - ди ул.


Быелгы яңа концертның программасының да серен ачты Данир. Беренчедән, концерт чит илләр буенча сәяхәт итү кебек барачак. Төрле телләрдә җырлап, төрле халык биюләрен тәкъдим итмәкчеләр. "Мин, гомумән, төрле илләрнең мәдәнияты белән кызыксынам", - ди Данир. Пародиягә килгәндә, Малышеваның "Жить здорово" тапшыруына нигезләнеп, артистларның "чирен" табу, дәвалау күренешен күрсәтергә планлаштыра. Якын арада Данир концертка яңа костюмнар алу өчен чит илгә барачагын белдерде.

intertat.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X