Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дальнобойщикны үтерүчеләргә хөкем карары чыгарылды

Әгәр дә тирә-юньдәгеләр шулай ваемсыз булмаса, 30 яшьлек ир-егет хәзер исән калган булыр иде.

Җинаятьчеләр аны кыйнаганда шаһитларның берсе «артык проблема булмасын өчен» китеп бара, икенчесе полициягә шалтырата алмыйча кала, өченчесе - кыйналучының напарнигы, хәбәр итәргә куркып, барысын да читтән күзәтеп тора...

Яшел Үзән суды узган елның маенда 30 яшьлек ирне үтергәнче кыйнаган Карамалы Тауда яшәүче ике кешегә карар чыгарды.
3 майда 23 яшьлек Сергей М. Һәм 28 яшьлек Максим З. дуслары янына Бритвино авылына бара. Алар анда бергә төн уртасына кадәр күңел ачып утырганнан соң, машинада заправкага барып кайт­макчы булалар. Юлда барганда «тугызлыда» барган исерек Максим идарә итүне югалтып, бордюрга барып бәрелә. Шулай итеп, чит машинаның бер өлешенә зыян килә. Заправкага барып җиткәндә бер тәгәрмәче бөтенләй эштән чыга. Ерак кына түгел, юл буендагы кунакханә янында шиномонтаж остаханәсен күреп, алар шунда туктала. Бу вакытта анда тагылмалы «Мерседес-Бенц Актрос» йөк фургоны тора. Аларның Ижевскидан Мәскәүгә барулары була (берсе - машина йөртүче, икенчесе - клиентлар эзләүче диспетчер). Алар да машинаны ремонтларга туктаткан була. Исерек егетләр машинаны чиратсыз ремонтлауны таләп итә башлыйлар. Мастер аларга көтәргә куша. Сергей белән Максим йөк машинасы йөртүчесеннән нинди йөк ташулары белән кызыксына. Шул вакытта Удмуртиядә яшәүче 30 яшьлек диспетчер аларга «сезнең эш түгел» дип җавап бирә. Җавап, әлбәттә инде, яшьләргә ошамый. «Без беркая да бармыйбыз, фураны талап, хуҗаларын урманда күмәбез!» - диләр болар.

Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Язманың тулырак вариантын газетаның 37нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев