Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дача участокларында хайваннар өчен штраф салына башларга мөмкин

Дача участоклары хуҗаларын коммерция максатларында йорт хайваннары үрчеткән өчен штрафка тарта башларга мөмкиннәр. Бу хакта РИАМО газетасы хәбәр итә.

Мәскәү өлкәсенең Бакчачылар берлеге рәисе Никита Чаплин билгеләп үткәнчә, шәхси ихтыяҗлары өчен шәһәр читендәге участокларда кош-корт һәм терлек үрчетү тыелмый, дип хәбәр итә газета. Бу очракта барлык терлекләргә дә ветеринария паспортлары рәсмиләштерелергә тиеш. Барлык хуҗалык объектлары да торак һәм участок чикләреннән тиешле санитар ераклыкта урнашырга тиеш һәм күршеләрне начар ис борчырга тиеш түгел.

Әгәр хайваннарны коммерция максатларында үрчетәләр икән, бу җирдән максатчан файдаланмау буларак бәяләнә. Чаплин йомырка һәм сөт сатуны, участокта ялланган хезмәткәрләр эшләүне, шулай ук җирне шәхси эшмәкәр яки фермер хуҗалыгы башлыгы буларак теркәүне мондый эшчәнлекнең билгеләре дип атады. Ул ассызыклаганча, бүгенге көндә участоклардан тиешенчә файдаланмаган бакчачылар бар.

Депутат җирне максатсыз файдалану очрагында, «административ штрафка өстәп, участок хуҗасына база ставкасы буенча 1,5 процент күләмендә җир салымы салынырга мөмкин», дип билгеләп үтте. Ул таләпләр гомуми файдалану җирләрендә генә түгел, шәхси участокларда да үтәлергә тиеш, дип өстәде.

Элегрәк россиялеләргә шәһәр читендәге ташландык йортларны һәм участокларны тартып алу белән янаганнар иде. Әгәр участокта урнашкан объектларның башка затларның иминлегенә куркыныч янавы расланса, милектәге җирне суд аша алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев