Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Чыршы" операциясе тәмам: нәтиҗәләр барланды

Татарстанда полиция хезмәткәрләре тарафыннан 20-31 декабрь көннәрендә "Чыршы" операциясе уздырылды. Шул чара барышында гомуми суммасы 250 мең сум тәшкил иткән 419 ылыслы агач канунсыз әйләнештән алынган.

"Чыршы" операциясе барышында рөхсәтсез ылыслы агач кисү, сату һәм Татарстанга читтән агач кертү фактларын ачыклау максатыннан көн саен рейдлар уздырылган. Әлеге эшкә 900 дән артык полиция хезмәткәре җәлеп ителгән.


Чара барышында хокук сакчылары базарларга 511, ә урман хуҗалыкларына 373 рейд ясаган. Канунсыз рәвештә урманнан агач кисүнең 3 очрагы фаш ителгән. Бу - Россия Җинаять кодексының 260 нчы маддәсенә туры килә торган кырын эш.

"Чыршы" операциясе барышында 219 кеше канунсыз агач кискән, саткан һәм рөхсәтсез эшмәкәрлек алып барган өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Материал http://intertat.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X