Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чылтырап аккан чишмә якын дусларын җыйды

- Кышларын да туңмыйсың син, чишмә, Әйтче миңа, бар соң нинди серең? - Серем минем бик тә гади, дускай, Җылытып тора мине туган җирем. Фәнис Яруллин.

Әйе, безне тәмле һәм шифалы суы белән сыйлаган чишмәләребезне карау безнең бурыч ул. Күптән түгел Бишнә авылында да халык бәйрәмгә, авыл уртасында аккан төзекләндерелгән һәм яңа сулыш өрелгән Изге чишмә янына бәйрәм итәргә җыйналды.

Соңгы вакытта безнең авылда да зур үзгәрешләр булды. Шуңа күрә авыл халкы аларга куанып-шатланып туя алмый. Яңа балалар бакчасы ачылды, урамнарга таш юллар салынды, сугышта һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл, һәм менә ниһаять, чишмәбез дә төзекләндерелде. Бу хакта бәйрәмдә катнашкан район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев тә бик тәфсилләп сөйләде. Бу эшләрдә, әлбәттә инде, авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллинның да тырышлыгы зур булды.
Чишмә бәйрәме авыл халкының бердәм, шундый бәйрәмнәргә бик сусаган булуын күрсәтте. Анда алар биеде дә, җырлады да, шигырьләрен дә сөйләде. Чишмә янында үзенә күрә бер рәхәтлек хакимлек итте, авылдашларга җыелып аралашырга бер мөмкинлек булды. Бу бәйрәм аннан соң Резидә Гыйләҗетдинова, Гүзәл Закирова тырышлыгы белән әзерләнгән мул табын артында дәвам итте.
Халык рәхәтләнеп, бар матурлыкка хозурланып ял итте. Ә инде төзекләндерелгән чишмәбез безне: «Бәхетле булыгыз, мул тормышта яшәгез» дигән сыман, озатып калды.
Фирдәвес Шиһапова,
китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев