Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чит илләрдән кайткан 14 меңнән артык татарстанлы үзизоляцияләүдә

Чит илләрдән кайткан кешеләр өйдә 14 көн дәвамында калырга тиеш. Чит илләргә сәфәрләрдән соң 14 меңнән артык татарстанлы үзизоляцияләүдә тора.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча Роспотребнадзор җитәкчесе һәм ТР буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина хәбәр итте.

«РФ территориясендә инфекция таралу сәбәпле, бүген чит илләрдән килгән сәламәт гражданнарны үзизоляцияләү мөһим роль уйный. Бүгенге көндә бездә мондый гражданнар 14 меңнән артык», - дип билгеләп үтте Патяшина.

Ул чит илләрдән кайткан татарстанлыларны 14 көн эчендә өйдә калырга һәм якыннары алдында үз җаваплылыгын аңларга чакырды. Аерым савыт-саба кулланырга һәм алардан аерым бүлмәдә яшәргә, аннан ванна-бәдрәфкә яки кухняга медицина битлегендә генә чыгарга кирәклеген искәртте. Моннан тыш, өйдә дезинфекция режимын сакларга - идәннәрне һәм дезинфекция чаралары белән өслекләрне сөртергә һәм еш кына бүлмәләрне җилләтергә кирәк. Симптомнар барлыкка килгән очракта, кичекмәстән табиб чакыртырга һәм йогышлы авырулар стационарына госпитализацияләнергә кирәк, дип нәтиҗә ясады спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев