Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Чишмә» балалары таң калдырды

Балалар гына әле, димә... Һәрберсенең йөзендә тантаналы җитдилек. Әйтерсең, сугышның барлык газапларын күреп, йөрәкләре аша үткәргәннәр.

Тыныч, матур көннәрдә яшәп, бер кайгысыз бу бәхетле сабыйларда, сугыш хәсрәтләренең ачысына төшенерлек хисләр дә була алмый кебек...

Без, зурлар, шулай уйлыйбыз. Ә алар кечкенә генә йөрәкләренә, кайвакыт, олылар да тоймастай хисләрне сыйдырырга да, аңларга да сәләтле. Безнең җимешләребез, кечкенә буйлы зур сөенечләребез!

Чынлап та, 31нче «Чишмә» балалар бакчасына, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичәне карарга килгән һәр ата-ана үз баласы белән горурланып утыргандыр. Концертның югары дәрәҗәдәге әзерлеге таң калдырырлык иде. Бакчаның тәрбиячеләре һәм хезмәткәрләре дә кырыйда калмаган, балалар белән бергә үз номерларын чиратлаштырып күрсәтеп бардылар. Бәлки, балалар шуңа да бу кичәнең гади бәйрәм генә булмавын аңлап, чыгышларына талантларын гына түгел, йөрәкләрен дә кушканнардыр. Шулай булмаса, концерт караучыларның битләре буйлап яшь, ә тәннәре буйлап «кырмыскалар» йөгерешмәс иде. Тәрбияче Вера Кузнецова һәм Тимерлан Хөснетдинов исемле малай башкарган шигырьләр аеруча тетрәндерде. Шундый озын шигырьне, сугыш турында барысын да белгәндәй, интонация белән, кеше елатырлык итеп сөйләп бир әле син! Әлбәттә, тәрбиячеләрнең, чараны әзерләүчеләрнең хезмәтләре һәм тырышлыклары күзгә бәрелеп тора. Зур рәхмәт аларга!

Гөлнара Вәлиева.

Язманың тулырак вариантын газетаның 35нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев