Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чирнең таралуына чик куелды

Россиядә кош-корт арасында йогышлы чир (Птичий грипп) таралуын истә тотып, районда гадәттән тыш хәл буенча комиссия төзелде. Комиссия йогышлы чир таралуына чик кую эшләрен оештыру буенча өйрәнүләр уздырды. Өйрәнүләр Осиново бистәсендә урнашкан «Ак Барс кошчылык комплексы» ачык акционерлык җәмгыятендә үткәрелде. Әлеге мөһим чараны оештыруда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе,...

Россиядә кош-корт арасында йогышлы чир (Птичий грипп) таралуын истә тотып, районда гадәттән тыш хәл буенча комиссия төзелде. Комиссия йогышлы чир таралуына чик кую эшләрен оештыру буенча өйрәнүләр уздырды.
Өйрәнүләр Осиново бистәсендә урнашкан «Ак Барс кошчылык комплексы» ачык акционерлык җәмгыятендә үткәрелде. Әлеге мөһим чараны оештыруда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзән бүлеге һәм «Ак Барс кошчылык комплексы» белгечләре катнашты.
Птичий грипп дип йөртелгән әлеге зәхмәтне, Аллаһка шөкер, безнең як өчен ят чир дисәң дә ярый. Әмма битараф булырга ярамый, ул йогышлы һәм бик тиз тарала. Аның таралуы авыр хәлләр китереп чыгарырга мөмкин. Әгәр вакытында белеп алып, тиешле чаралар күрмәсәң, әлеге куәтле комплексның кошлары да берничә көн эчендә үлеп бетүе бар, дип кисәтте белгечләр.
Өйрәнүдә менә шул зәхмәтнең таралуына чик куя торган гамәлләр башкарылды. Беренче итеп, предприятиедә карантин игълан ителде. Юллар ябылды. Комплекстан продукция чыгару туктатылды. Һәм иң мөһиме, әлеге зәхмәтне эләктергән кошларны юк итү эшләре башкарылды. Биредә аларның ролен төрле сәбәпләр белән үлгән тавык-чебеш «башкарды». Мондый зур кошчылык комплексында үлем-китемнең мөмкин булуы аңлашыла инде. Аларны герметик тартмаларга тутырып алып киттеләр һәм махсус ясалган мичтә яндырдылар. Биналарны чистартып, дезинфекция чаралары үткәрделәр. Бу эшләрне тиз башкарырга кирәк иде. Әйтергә кирәк, комплекс белгечләре белән бергә районның ветеринария хезмәте белгечләре дә эшләде анда. Мондый очракта ветеринария белгечләреннән торган махсус бригада оештырыла. Физзәт Фәхретдинов җитәкчелегендәге бригада оешкан төстә белеп үтәде вазифаларын. Районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе әгъзалары, көн ахырында, башкарылган эшләр буенча киңәшмә уздырды. Өйрәнү канәгатьләнерлек дәрәҗәдә үтте дигән нәтиҗә ясады комиссия.
Мондый чараны һәркемгә дә белеп тору мәслихәт дип әйтәсе килә. Авылда кош-корт асрамаган хуҗалык юктыр инде. Район буенча исәпкә алынган кош-кортлар саны 24727гә җитә. Әгәр, билгесез сәбәпләр аркасында, тавык-казлар кырыла башласа, кичектергесез район ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр килеп, аның сәбәбен ачыкларга һәм үлем-китемгә чик кую чараларын күрергә тиешләр. Чирен яшергән чиреннән үлгән, дип кисәтәләр бит акыллы бабаларыбыз.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев