Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чираттагысы – җырлар җыентыгы

Әрә авылында туып үскән якташыбыз, күренекле журналист, талантлы шагыйрь Илгизәр Фазлуллинның чираттагы басмасы – «Белегез шуны» дип аталган китабы яңа гына табадан төште.

Китап заманында бик популяр булган  җыр исеме белән аталган. Хәтерләсәгез Сара Садыйкова  көенә язылган бу җырны  Гөлзада Сафиуллина гаҗәеп оста итеп башкарды һәм озак еллар  һәм хәзер дә халкыбызның  яраткан җырлары рәтендә йөрде.
«Илгизәр Фазлуллинны ... мин бәхетле  шагыйрь дип саныйм. Аның шигырьләренә Мансур Мозаффаров, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова,  Бату Мөлеков, Әнвәр Бакиров, Фасил Әхмәтов кебек мәшһүр композиторлардан алып, Риф Гатауллин, Сафиан Ибраһимов, Камил Хәсәнов  кебек яшь  композиторлар да  көй язалар икән, димәк, бу авторда җырны аңлау  хисе көчле», – дип яза халык шагыйре Фәнис Яруллин 1997 елда ук.  
Китапка 50гә якын җыр кергән һәм алар безнең укучыларыбыз өчен барысы да кызыклы булыр, дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X